Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» мәдәният сараенда – укучы күргәзмәсе

«КАМАЗ» мәдәният сараенда «Яңа исемнәр» яшь талантлар конкурсы стипендиаты Анастасия Сергеева күргәзмәсе эшли.

Кыз акварель техникасында эшләнгән картиналарын, академик эшләрен тәкъдим итә. Күргәзмә ай дәвамында барачак, керү бушлай. Күргәзмәдә Суздаль шәһәрендә язылган нәфис эшләр белән танышып булачак.

«Суздаль – минем тормышымда аерым сәхифә, – ди Анастасия. – Аны рәссамнар шәһәре дип атыйлар: шәһәрнең архитектурасы, мәдәнияте таң калдыра».

Анастасия 9нчы сыйныфта, ә 1нче балалар сәнгать мәктәбендә – 5нче сыйныфта укый.  

– Мондый күргәзмәләр оештыру мәгариф учреждениесенең мәдәни тормышында уңай чагылыш таба, – ди мәктәп директоры Альбина Шәйхулова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев