«КАМАЗ»да яңа завод ачыла
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ»да яңа завод ачыла

Кайчан ачыла?

16 февральдә "КАМАЗ" ГАҖ дә тантаналы төстә яңа завод ачыла. Анда "мост"лар җитештереләчәк. Чара автогигантта беренче "КАМАЗ" йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышлана.

Әлеге заводны төзү турында узган ел билгелебулган иде. Заводта машиналар өчен алгы күчәрләр һәм вак сериядәге детальләр җитештерергә җыеналар. 

Завод мәйданына шулай ук "мост"лар җитештерү белән бәйле ярдәмчел һәм технологик функцияләр беркетелә. 

Заводның директоры итеп автомобиль заводының элеккеге баш инженеры Максим Минеев билгеләнде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллыга 400 Камазга -50

Нет комментариев