«Камаз»сыз да, акчасыз да калган
Килешү төзергә онытмагыз!
Краснодар өлкәсеннән ир-ат йөк машинасын ремонтка биреп мошенникларга юлыга. 39 яшьлек эшмәкәр Кировта кулланылган Камаз машинасын сатып ала, интернет аша Чаллыдан слесарь белән элемтәгә керә, ул транспортны 650 мең сумга төзәтергә ризалаша. Мастерга ышанып, машина хуҗасы Камазын Чаллыда калдыра, эш өчен тиешле сумманы алдан түләп куя.
Әмма автослесарь ремонт эшләренә тотынмый да, Камазны 1 миллион сумнан артыграк бәягә сатып җибәрә.
Машина хуҗасы үзенең транспортын төзәтеп бетергәннәрен озак көткәч кенә аферистларга юлыкканын аңлый. Тикшерү барышында автомобиль Чаллыда промзонада табыла, аны инде башка кеше исеменә рәсмиләштергән булалар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев