Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камил Сингатуллов: «Әтием юк, кулыгызны тотып карыйм әле диләр»

Физик мөмкинлекләре чикле балаларны хезмәткә өйрәтүче укытучы үз һөнәре турында сөйләде.

Аның дәресләрен укучылар көтеп ала. Ата-аналар рәхмәтләрен язып җибәрә, ә хезмәттәшләре сокланып карый. Сүзебез 69нчы физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә хезмәт дәресе укытучысы булып эшләүче Камил Миңнәхмәт улы Сингатуллов турында. Әлеге мәктәптә ул 3нче елын гына эшли. Әмма шул вакыт эчендә ул зур эшләр майтарырга өлгергән.  

«Эшләмәгән эш калмады»
Камил Миннәхмәтович янына килгәндә ул үз кабинетында иде. Радиодан татарча җыр яңгырый. Үзе зур эш белән мәшгуль – агачтан самовар ясый. «Балалар бер дәрестән соң гына килә. Вакыт бушка узмасын дип эшкә тотындым. Мин, гомумән, эшсез тора алмыйм», – дип елмаеп куйды. Анысы шулайдыр да, әмма бераз бүлдерергә туры килде шул – әңгәмә корып җибәрдек. 

Камил абый Казанның Киров районыннан икән. 57нче татар мәктәбен тәмамлаган. «Казандагы индустриаль педагогик техникумны бетердем. Шуннан соң үземнең мәктәбемә хезмәт укытучысы булып эшкә урнаштым. Анда биш ел чамасы гына эшләдем», – ди.

Тормыш иптәше Динә белән Чаллыга күченеп киләләр. Чит шәһәр. Яңа мохит. Ничек тә тормышны җайлап җибәрергә кирәк. Мәктәпкә барыр иде – хезмәт хакы аз. Камил Миннәхмәтович төзелеш өлкәсенә кереп китә. Татарстан буйлап йөри, төрле объектлар төзүдә катнаша. Линолеумын да җәя, түбәсен дә яба – кыскасы, эшләмәгән эше калмый. Тик сәламәтлеге генә какшый башлый. 

«Бер мәлне 13 рулон линолеум бушатырга туры килде. Аның берсе генә 200 килограмм авырлыкта. Умыртка баганасына бүсер чыкты. Менә хәзер гомерлек. Авыр эштә эшләп булмый. Хатын: «Җитәр, интегеп йөрмә!» – дип туктатты. Шуннан соң тормышымны тагын мәктәп белән бәйләп карарга булдым».

«Авыру балалар дигәч, борчылып куйдым» 
Камил Сингатулловка 69нчы мәктәптә эшләргә тәкъдим итәләр. Моңарчы эшегездә физик яктан авыр булса, хәзер психологик яктан авыр булачак дип алдан кисәтеп куялар.  
«Авыру балалар дигәч, яшермим, борчылып куйдым. Монда бит төрле балалар укый. ДЦП, аутизм белән интегүче балалар, акылга зәгыйфь, колаклары ишетмәүче укучылар да бар. Шулай да ризалаштым. Беренче дәресем әле һаман исемдә. Балалар килүен көтәм. Үзем борчылам. Тынычландыра торган дару эчеп куйдым. Берзаман дәрескә балалар йөгереп килеп керделәр. Гап-гади балалар! Юкка борчылганмын икән. Бары тик һәммәсенә игътибар гына кирәк!» – ди сөйли Камил Миңнәхмәтович. 
Балалар белән уртак телне укытучы бик тиз таба. Аның дәресләрен укучылар көтеп ала. Мондый мәхәббәт яулауның сере нидә соң дип сорагач, «Мин беркайчанда аларга кычкырмыйм һәм кызыксындырып эшләтәм, – ди. – Һәр ясаган эшләнмәләрен өйләренә бүләк итеп җибәрәм. Аларның сөенгәннәрен күрсәгез! Әти-әниләре дә шатлана. Икенче көнне балаларының көндәлекләренә «Баламны өйрәткәнегез өчен рәхмәт!» дип язып җибәрәләр». 
Чыннан да, хезмәт кабинетында нинди генә агач эшләнмәләре  юк! Аш-су тактасыннан алып өй җиһазларына кадәр ясаганнар. Җыелмалы урындыкка хәтле бар. 


«Физик мөмкинлекләре чикле булса да, араларында оста куллылары бар. Хәтта үзем кайвакыт шаккатып куям. Бер егетебез тумыштан ишетми һәм сөйләшми. Әмма кулы бар. Һәр эшне җиренә җиткереп эшли. Аның сызымнары белгеч сызымнарыннан да яхшырак», – ди Камил Миңнәхмәтович. 
69нчы мәктәп балаларны хезмәт аша тәрбияләүне максат итеп куя да. Гади мәктәпләрдә хезмәт дәресенә атнасына 2 сәгать бирелсә, монда 10-12 сәгать. 
«Балалар укуны бетергәч, тормышта югалып калмасын, үз көннәрен күрергә өйрәнсеннәр дип тырышабыз. Алар бик сәләтле һәм тырыш. Бары тик юнәлеш кенә бирергә, өйрәтергә кирәк. Кулы һөнәр белгән беркайчан да югалмаячак. Юкка гына әби-бабайларыбыз ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз димәгән бит», – ди укытучы. 
Камил Миннәхмәтович кул эшләнмәләре белән генә чикләнми. Аның  тәкъдиме белән мәктәптә махсус кабинет та ачканнар. Биредә балалар  линолеум җәяргә, паркет идән ясарга, ишек куярга өйрәнә. 
«Бүгенге көндә эшчеләргә ихтыяҗ зур. Аеруча төзелеш өлкәсендә. Минем балаларны түбә ясарга, профнастил, металлочерепица, гипсокартон кебек заманча материаллар белән дә эшләргә өйрәтәсем килә. Хәзер мөмкинлекләр бар. Үзләре дә бик кызыксыналар», – ди Камил Миңнәхмәтович. 

«Һәр баланың характерын яттан беләм»
Камил Миннәхмәтович белән сөйләшә торгач, вакыт үткәнен сизми дә калдым. Звонок шалтырауга кабинетка исәнләшеп 6 егет килеп керде. Берсенең кәефе юк – башын игән. Икенчесе миннән ояла. Калганнарының күзе укытучысында. Торып бастылар. Укытучы абыйлары һәммәсен мактап чыкты. Аеруча кәефе кырылганына игътибарын арттырырга тырышты. «Характеры шундый. Бераз көйләмичә булмый», – ди.  
Шаяртып та ала, кирәк вакытта «билгеңне төшерәм» дип куркытып та куя. Камил Сингатуллин һәр баланың күңеленә ачкыч табуга ирешкән. 
«Кәефләре булмаса, башларыннан сыйпыйм. Әй шуңа сөенәләр инде. Аларга игътибар кирәк шул. Бервакыт укучыларның берсе: «Әтием юк, ярыймы мин кулыгызны тотып карыйм», – ди. Әлбәттә, ярый дип кочакладым. Шулай кочаклашып та алабыз кайвакыт».
Камил абый балаларга ир-ат тәрбиясе дә бирергә тырыша. Араларында ятимнәре дә бар, ди. «Дәрескә кергәч һәммәсе минем белән кул биреп исәнләшә. Дәрес беткәч тагын кул биреп саубуллашалар. Шулай булырга тиеш – без бит мужиклар!» – ди ул. 
Балалар аны чын күңелләреннән яраталар. Мәктәпне тәмамлаган укучылары урамда күрсәләр, кычкырып исәнләшәләр икән. «Берзаман Казанда автобуста барганда кондуктор юл өчен түләргә сорый. Акча тотып борылган идем: «Юк, мин сездән акча алмыйм! Сез бит мине укыттыгыз, рәхмәт сезгә!» – дип бөтен автобуска кычкырып җибәрде. Казанда укытканыма 30 елга якын вакыт үтте. Мин аны хәтерләмим дә, ә ул мине онытмаган. Күңелгә шулхәтле рәхәт булды». 
Камил Миңнәхмәтович ял көннәрендә дә мәктәпкә килеп, эшләнмәләр өчен материаллар әзерләп куя. Бер генә такта, линолеум кисәген дә әрәм итми. Балаларны өйрәтүдә куллана. 
«Хатын мәктәптән кайтып та кермисең дип ачулана кайвакыт. Нишлисең инде?! Эшем шундый. Җәй көне мәктәптә капиталь ремонт булды. Анда катнаштым. Бер ялсыз эшләдек. Казанда әни яши, Болгарда – хатынымның әнисе. Алар да көтеп торалар. Кайтырга вакыт кына юк», – ди ул.   
Камил Сингатуллов үзен бәхетле дип саный. Хөрмәт итүче укучылары һәм, хезмәттәшләреннән тыш, аны аңлаучы һәм яратучы гаиләсе бар. 26 яшьлек кызы Чулпан кияүдә, 3 яшьлек кыз үстерәләр. Улы Булат 9нчы сыйныфта укый. Тормыш иптәше Динә КамПИда эшли. 

Рузил Кыямов, 69нчы мәктәп директоры: «Камил Миннәхмәтовичны балалар гына түгел, укытучылар да бик ярата. Аның бездә эшләвенә шатбыз. Дәресләре булмаса да, иртән үк килеп җитә ул. Иң соңгы булып китә. Эшен күңелен биреп эшли. Балалар һәр дәресен сөенеп көтеп торалар». 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев