Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камилә Вәлиева һәм Россия призерларының барысы да дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә

Олимпиада Камилә дүртенче урын алуга карамастан, Дәүләт Думасында аңа хөкүмәт бүләген тапшырырга тәкъдим иттеләр.

Пекинда Олимпиадада Россия призерлары, шулай ук аларның остазлары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

РИА Новости Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Олимпия призерларыннан кала дәүләт бүләген хатын-кызлар арасында ялгыз шууда дүртенче урын алган фигуралы шуучы Камилә Вәлиева да алачак.

«Олимпия уеннарында барлык җиңүчеләрне, призерларны, аларның тренерларын Дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр», диелгән Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Камилә Вәлиева тирәсендәге вазгыять турында вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм депутат Виталий Милонов үз фикерләрен белдерде. Олимпиада дүртенче урын алуга карамастан, Дәүләт Думасында аңа Дәүләт бүләген тапшырырга тәкъдим иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада