Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кар көрәүче Ришат: «Аларны тотарга һәм штраф салырга кирәк!»

Җәмәгать урыннарында реклама кәгазьләрен ябыштыручыларга җәза бармы?

Урам җыештыручыларның икенче көн кулларыннан көрәк төшми. Нормадан тыш күпләп кар яуды. "Җитешмибез", - ди алар. Җитмәсә, башка проблемалар да бар. Тукталышлар реклама кәгазьләре белән тулган. Хәтта яктырткычларга да ябыштырып киткәннәр. "Автомобиль юллары предприятиесе" эшчеләре кар көрәүдән тыш, белдерүләрне дә куптарырга мәҗбүр. 

"Әле күптән түгел генә Титов урамында белдерү кәгазьләрен куптарып чыккан идек, тагын ябыштырганнар. Күпме була инде?! Туктасыннар иде. Аларны тотарга һәм штраф салырга кирәк", - ди Ришат. 

Җәмәгать урыннарында реклама, белдерү кәгазьләрен ябыштыру катгый тыела. Закон бозучыларны табуы да авыр түгел. Белдерүләрендә телефоннары язылган. Ел башыннан Башкарма комитетның административ комиссиясе 1200гә якын ябыштыручыга карата беркетмә төзегән.

Беренче тапкыр тотылганда алар кисәтү генә ала, икенче юлы 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салына.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев