Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кара Су Куяныннан нәрсә өмет итәргә?

Инде барыбызда да Яңа ел кәефе! Көтәбез, яхшыга өметләнәбез, могҗизаларга ышанабыз, имин, бәрәкәтле ел килсен дибез. Сөйкемле, йомшак тунлы куян һәр йортка сөенечләр генә китерсен дип телибез. Кара Су Куяны ниләр вәгъдә итә?

Ел символы турында 

Куян – назлы, акыллы, кыю, һәркемгә яраклаша ала торган хайван. Киләсе ел хуҗасы өчен гаилә беренче урында. Ул патриархаль мөнәсәбәтләрне яклый, балаларны тәрбияләү, йорт учагын саклау, йортны бергәләп төзекләндерү һәм көнкүреш проблемаларын хәл итү өчен көрәшә.

Кара Су Куяны үзен никах белән бәйләргә теләгән гашыйкларга теләктәш булачак.

Көнчыгыш календарь буенча елның төп төсе – кара. Ул ныклык, көч, фидакарьлек билгесе. Кытай ай календаре 2023 елның серләрен нумерологик яктан да ача. Яңа елның төп саны – җиде. Ул зирәклекне, белем алуга омтылышны, чиксез максатчанлыкны аңлата.
Бу билге астында туган кешеләр тирә-юньдәгеләргә һәрвакыт игътибарлы. Алар тормышны җиңел кабул итәләр. Юмор хисе, җиңеллек, йомшаклык – куян елы вәкилләренең мөһим үзенчәлекләре. 

Кара Су Куяныннан нәрсә өмет итәргә? 

Тынычлык һәм тотрыклылык. Ел имин, салмак үтәчәк.

Гаилә бәйләнешләрен ныгыту. Балалар туу, никахлашу. Өйләнешергә теләүчеләргә 2023 елда моны кичекмәстән эшләргә кирәк. Ел символы иминлекне, мәхәббәтне арттырачак, мөнәсәбәтләрне ныгытачак.

Килешү һәм тынычлык. Каршылыклар һәм җәнҗаллар юк, бары тик компромисс һәм бер-береңә теләктәшлек итү. Куян һәрвакыт конфликтларны чишү юлларын эзли, ялганны һәм икейөзлелекне кабул итми, барысын да тынычлык килешүләренә «чакыра».

Сәяхәт һәм искитмәле тәэсирләр. Киләсе елда уңай эмоцияләрне кире кагарга ярамый;

Мәхәббәт. Шәхси фронтта күпләрне күптән хыялланган үзгәрешләр көтәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев