Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Муса Җәлил фашистларга «Шүрәле»не укыганмы?

Чаллыда режиссер Радик Кудояровның «Кара урман» фильмын күрсәттеләр. Ул бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы турында.

Чаллыда режиссер Радик Кудояровның «Кара урман» фильмын күрсәттеләр. Ул бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы турында. Тамашачылар белән очрашуга ТР атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, төп рольне уйнаган Зөлфәт Закиров һәм Габдулла Кәриев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Айрат Шәмсетдинов (Кормашев ролен уйнаган) та килде.
Хәрби драма, психологик нәсер (Притча) жанрында төшерелгән әсәр күңелдә күп хисләр уятты. Бәлки, шуңадыр да, фильмны караганнан соң, зал бер мәлгә тынып калды. Аннары тамашачылар артистларга, нигездә Зөлфәт Закировка, сорауларын яудырды. Бирегә шәһәрнең язучылар берлеге вәкилләре, татар мәктәпләре директорлары һәм укытучылары, журналистлар, ата-аналар, югары уку йортлары студентлары, кыскасы, шәһәребезнең татар зыялылары җыелган иде. Киләсе сеанс башлану сәбәпле, кешеләргә коридорга чыгарга туры килде, анда да әңгәмә дәвам итте, кунаклар белән чиратка басып фотога төштеләр. Газета укучыларыбызны да әлеге кызыклы сорау-җаваплар белән таныштырасыбыз килә.
– Зөлфәт, бу роль өчен сез махсус ябыктыгызмы?
– Юк.

– Беренче тапкыр үзегезне зур экранда күргәч, нинди хисләр кичердегез?
– Мин нинди һөнәр сайлаганымны укыган вакыттан ук аңлый идем, зур экраннарга чыгу хыялым иде. Ул чынга ашты, әлбәттә, сөендем.

– Сезне әлеге рольгә ничек сайладылар?
– Мин 2012 елдан бирле театрда эшлим. Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров кебек 15 февральдә туганмын. Шушы ике шәхеснең берсен уйнау хыялы бар иде. Башта мин Кормашевны уйнарга тиеш идем, аннары Радик абый (Кудояров – ред.) миңа төп рольне тәкъдим итте. Уйлап та тормый ризалаштым. Ул алдан ук: «Идеаллаштыру белән шөгыльләнмибез, максатыбыз – Җәлилне кеше буларак, аның тоткынлыктагы соңгы минутларын, аңа нинди авырлыкларны кичәргә туры килгәнен күрсәтү»,– дип әйтеп куйды. Шагыйрь турындагы күп фактлар минем өчен ачыш булды. Әйтик, аның фикер сөреше шундый оста, тирән булган, хәтта аннан сорау алганда ул җавап бирүчедән үзе сорау алучыга әйләнгән.

– Рухи яктан көчле булганмы?
– Билгеле, аның өчен дә. Ләкин әле ул бик укымышлы да булган – 5 тел белгән. Әйтик, фильмда аның Иоганн Вольфганг Гётеның «Фауст» әсәрен сөйләгәне күрсәтелә. Ул бу әсәрне чыннан да яттан белгән. Аның бит качарга мөмкинлеге дә булган – ул Белоруссия партизаннарына кушыла алган, тик яшерен эшен дәвам итүне сайлаган.

– Фильмдагы нинди күренешләр фактларга таянып төшерелде?
– Барысы да диярлек. Режиссер Радик Кудояров ике ел дәвамында архивларда утырып, күп чыганакларны өйрәнгән. Нюрнбергтагы нацистларны җәзалау процессына кагылышы булган кешеләр белән очрашып, бик күп документлар җыйган. Җәлилчеләр җәзаланган Плетцензее төрмәсенә дә берничә тапкыр барган. Төшерү мәйданчыгында да вак детальләрне кабатлаган, нәкъ шундый ук камера ясаткан. Гильотинаны үз гомеремдә беренче тапкыр мин фильмда төшкәндә күрдем.

– Тарихи фильмның үзенчәлеге нәрсәдә?
– Һәр деталь әһәмиятле. Бервакыт режиссер бер немец солдатының кобурасы шул чорга туры килмәвен абайлап алды. Эшне туктатып, кирәкле әйберне эзләп тапмыйча дәвам итмәдек. Тамашачыны алдап булмый.

– Фильм кайда һәм ничек төшерелде?
– Белоруссиядә, 21 көн эчендә. Бик тыгыз режимда. Шунысы да игътибарга лаек: эш барышында бик күп сәер, хәтта мистик күренешләр дә булды. Әйтик, финалда мин немец телендә пастор белән сөйләшәм дә караңгы бүлмәгә кереп китәм, ә анда геройны гильотина көтә. Кердем, «стоп» дигән команданы көтәм, ә ул ишетелми. Шунда режиссер рациядән командабызга: «Нәкъ менә шушы минутларда Җәлинең гомере өзелгән», – диде.

– Ни өчен режиссер фильмны нәкъ менә Муса Җәлил турында төшерергә булган?
– Белүемчә, Радик абый Кудояровның бабасымы, ерак туганымы Муса Җәлилов белән таныш булган. (Сүз уңаеннан, исән каласы килеп өметләнеп, Җәлил әсирлектә «гомер» сүзеннән ясалган Гомәров фамилиясен алган.) Сөйләвенчә, ул аның туган авылына да кайткан булган. Моны дәлилләүче хатларны ул шәҗәрә төзегәндәме, мәчет архивын барлагандамы ачыклаган. Шуннан соң ул бөек шәхеснең тормышын тирәннән өйрәнергә булган.

– Образыгыз чынбарлыкка якын булсын өчен нәрсә эшләдегез?
– Россия театр сәнгате институтында (ГИТИС) алган белемнәремә таянып, Җәлилгә язган сынауларым минем баштан узса, үземне ничек тотар идем, дип уйладым. Икенчедән, команда булдырган шартлар шул чорга кереп китәргә мөмкинлек бирде. Өченчедән, ул вакыйгаларны күзалларга документлар да ярдәм итте.

– Фильмда Җәлил немец офицерына «Шүрәле»дән өзек укый. Бу чынлыкта да булган хәлме?
– Әйе.

– Штандартенфюрер Рудольф Фляйшман (немец теленнән «ит чабучы» дип тәрҗемә ителә) уйлап чыгарылган персонажмы?
– Чынбарлыкта булган берничә нацистның биографиясен берләштергән образ ул.

– Ни өчен Фляйшманның балачагы, аңа карата әбисенең йомшак, ә менә бабасының мәрхәмәтсез булуы күрсәтелә?
– Җәлилнең дә ачлыкта үткән балачагы күрсәтелә. Бәлки, шул ураза тоткан бабасының тәрбиясе нәтиҗәсендә ул кешелекле булып кала алгандыр? Балалар чиста күңелле булып туа, тик тәрбия, идеология нинди булуына карап, аларның киләчәге дә төрле икәнлеге турында уйланыр өчендер.

- Фильмда кансызлык, ерткычлык тасфирланган кадрлар күп.  Яшь тамашачы, укучылар монда кешелеклелекне, Җәлилнең тугрылыгын, көчен күрә алырмы?

– Авыр сорау, үзем дә педагог буларак бу хакта уйланам. Ни дисәк тә, бүгенге тормышыбызда да катлаулы вакыйгалар җитәрлек. Шулай да, беренчедән, онытмыйк – яхшыны яманнан аерырга бала беренче чиратта гаиләдә өйрәнә. Икенчедән, без өлкәннәр, укытучылар да аларга нәрсә яраган һәм ярамаганын аңлатып, искә төшереп торырга тиештер.

 

Чаллыдагы очрашуны ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасының Яр Чаллы филиалы оештырды. Шунысы игътибарга лаек, тамашачы татар киносына битараф түгел, кызыксынып, төшенергә тырышып аралашты. Тик күпчелек сораулардан күренгәнчә, алар картинаның режиссерына юлланган иде. Ни кызганыч, Радик Кудояров үзе безгә килә алмаган. «Татаркино» методисты Раушания Романова әйтүенчә, ул бу вакытта Казандагы шундый ук очрашуда булган.

Фильм турында фактлар:
1.    «Кара урман» Италиядәге «ASTI» фестивалендә «Иң яхшы тулы метражлы фильм» номинациясендә җиңде.
2.    Юрий Озеров исемендәге Халыкара хәрби кино фестивалендә картина өч төп бүләкне яулады.
3.    Фильм геройлары 5 телдә сөйләшә.
4.    Фильмда яңгыраган Җәлил шигырьләрен рус һәм инглиз телләренә (авторлык хокукын бозмас һәм стильне саклап калыр өчен) Радик Кудояров үзе тәрҗемә иткән.
5.    Картинада хушлашу символы буларак «Умырзая», фаҗигале язмышларны чагылдырган «Кара урман» җырлары яңгырый.
6.    Плетцензее төрмәсендә 3,5 меңгә якын кешене җәзалаганнар, шуларның 11е генә (җәлилчеләр) Кызыл Армия вәкиле булган. Башка совет кешеләрен анда мондый «хөрмәт» белән үтермәгәннәр.
7.    Җәлилчеләрнең гомерен өзгән палач Нюрнбергта нацистларны җәзалауда да катнаша.

 

Фотолар: «Татаркино» матбугат хезмәте җитәкчесе Мәрьям Таҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фильм юбилей Муса Җәлил