Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Сәрия Нәбиуллина туган авылында бәйрәм үткәрде

«Сабан туеннан да күбрәк халык җыелды анда», - ди сәхнә остасы.

5 нче август көнне туган ягым - Зәй районы Кәрәкәстә авыл көнен үткәреп килдек. Бәйрәмгә әтиле-уллы Виталий һәм Виктор Агаповлар, Габидулла Хөрмәтуллин, Гөлдания Хәйруллина, Илгизәр Мортазин, Илшат Хәмәдиев, Айгиз Әхмәтов, Марат Фәйрушин, Фәрит Мохтаров, Рөстәм Асадуллин, Руслан Лотфуллин, Игорь Коваль, Салават Гатауллин кебек халык яраткан артистлар килде. “Замана” ансамбле дә кайтты.  Аларның чыгышларын тавыш һәм ут режиссеры, улым Илсур Нәбиуллин көйләп торды.

Мондый чараны беренче тапкыр 2018нче елны үткәргән идек. Пандемия вакытында туктап тордык, быелгысы  дүртенче тапкыр була инде. Чарага Сабан туеннан да күбрәк халык җыелды! Актаныш, Минзәлә, Сарман районнарыннан, күрше-тирә авыллардан, Башкортстан, Мамадыш, Кукмарадан, Түбән Камадан да кунаклар килде.

Бәйрәм кичке 5тә башланасы иде, улым Илсур иптәшләре белән аппаратураны иртәнге 6да ук урнаштыра башлады. Халык килгәч көтеп тормаслык булсын, дидек. "Кунакларны тәм-том белән сыйласак, матур булыр иде", - дип әйткән идем әйтүен, авылдашларым мин уйлаганнан да шәбрәк итеп табын булдырдылар.

Без кайтуга бакча уңышын күтәреп килгәннәр, кемдер өчпочмак, кемдер гөбәдия, пиццалар, пироглар, хәтта бәлеш белән чәк-чәкләр дә пешергәннәр. Венера белән Гомәр клуб янында самавырларын алып килеп кайнатты, Тәслимә апа Вәзәгиева коймаклар пешереп торды. Кеше килә тора, кайнар коймагын каба, хуш исле чәен эчә, аннары урынына барып утыра.

Халык артистларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, биеде, фотога төште. Халидә Закирова әзерләгән скетчларны карады. Аппаратуралар, утлар бик куәтле иде, бәйрәм төнге 11гә кадәр дәвам итте.

Абыемның классташы  Гыйффәт Лотфуллин Кәрәкәскә багышлап бик матур җыр язган иде.  Заманча аранжировка ясатып башкардым, бик җылы кабул иттеләр. Теләге булган авыл кешеләре дә чыгып җырлады, гармунда да уйнадылар. 

Улым Илсур киләсе елга тагын да шәбрәк техника кулланырбыз, тагын да матуррак булсын өчен су буенда үткәрербез дигән фикергә килде.

Авылыбыз Кәрәкәс бер урамлы гына булса да, бик ямьле, искиткеч! Шөкер, асфальт юллар да салынды, яхшы мәчетебез дә бар. Аны коруга сыйныфташым Марат Талбеев күп көч куйды. Юлларны төзекләндерү дә - аның игелекле эше. Шунысы куанычлы, яшьләр кайта башлады, яңа йортлар җиткерәләр. Бәйрәмне дә “Яшә, туган нигезем, яшә Кәрәкәсем, яшә халкым!”дигән оптимистик рухта тәмамладык.

Шөкер, якыннарым да таянычым булды - улым белән киленем Әминә кунакларны каршы алды, сыйлады, табын кору кебек мәшәкатьләрне үз өстенә алды. Ирем Разиф авыру улым белән калды, ул аны карамаса, мин тамашачы каршында басып тора алмас идем. Авырлыкларны бергәләп җиңгән, кыенлыкларда сыналган иптәшемә кунаклар каршында да рәхмәт әйттем.

Авылдашларым Илшат Яруллин, Рәис Габдрахманов, Хуҗәмәт авылыннан Илназ Нургалиев нык ярдәм итте. Альберт Әгъләмов шашлык пешерде. Сәхнә коручы, музыкант дусларыбызны авылда яшәүче абыем Айрат белән Әлфия җиңги ашатып-эчертеп бик хөрмәт итте. Хәзерге вакытта туганым авылда авыр хәлдәге иң зур абыебызны карый. Башта бу җаваплы вазыйфаны мин башкардым. Бу игелекле гамәле өчен абыема Аллаһы Тәгаләдән саулык, хәерле гомерләр сорыйм. Аның балалары да гел кайтып, авыру кешегә кирәкле бар әйберләрне кайтарып, аның яшәешен җиңеләйтеп торалар. Югыйсә, алар әле яшьләр, үз тормышларын да алып барырга кирәк..

Үземә дә, авыл группасына да бик күп итеп рәхмәт сүзләре яздылар,  хәтта чит илгә киткән якташларыбыз да видеолардан күреп, безнең өчен сөенеп, бихисап хәбәр җибәрде. "Бу традиция дәвамлы, ел саен булсын иде", - диләр. Бәйрәмнең икенче көнендә дә: “һаман авыл көнен уйлап, искә төшереп, шул хисләрдән әле дә айный алмыйбыз”, - дип яздылар.

Бәйрәмдә һәр елны Нөзелә апа белән Рәис абый кунакларны алма белән сыйлый. Фотода - күрше кызы Илгизә шул алмаларны тарата

“Сиңа бу бәйрәмне үткәрүдән файда бармы?” - дип сораучылар да бар. Матди яктан юк, тик рухи яктан бу очрашу мине ифрат баета - якташларыма шундый матур бәйрәм оештыра алуым күңелемне күтәрә. Аннары һәр нәрсәнең вакыты бер генә була – кешегә кирәгең дә, кияүгә чыгып, бала табу да, аларны үстерү дә,  матур йортлар салу да бер генә. Мондый чаралар уздыру мөмкинлеге дә кабатланмаска мөмкин, шуңа, нигә әле үткәрмәскә, дидем. Эш бит акчада, керем булуда гына түгел. Миңа: “Масаймагыз, кеше ярлы булса, читтән карап аннан көлмәгез, байлык кына бәхет китерә алмый, күңел байлыгында яшәгез” дигән шигъри юллардагы фикер якын.

Сәрия Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев