Карбыз турында: файдасы нидә, ничек дөрес сайларга? - ВИДЕО
Җәй айлары кердеме, күпләп сату базарларында, кибет-павильоннарда карбыз-кавын сата башлыйлар. Карбыз диюгә үк авызга су килә, шундук бу татлы җимешне ашыйсы килә башлый.
Карбыз ашамасаң, җәй дә булмаган кебек тоела. Тик аны дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Өлгермәгән яки бозылган карбыз эләгеп, үкенергә туры килмәгәе, әле бит нитратлысы туры килсә, агулануың да бар. Карбызны ничек сайларга соң? Агулансаң нишләргә? Без шуларны ачыкларга булдык.
Кыз карбызлары тәмлерәк!
Чаллының «Южный» агросәнәгать паркында карбыз-кавын сатучы эшмәкәр Алия Муздоева бик теләп карбыз сайлау серләренә төшендерде.
Аның әйтүенчә, татлы бакча җимеше безнең якларга июнь башында ук килә башлый. Безнең халык гадәттә беренче карбызларны алмаска тырыша, ул бит әле җитешмәгән дип шикләнә.
– Хәзер сата торган карбыз Дагыстаннан кайткан. Ул түгәрәк түгел, овал формасында озынча була. Шулай ук Волгоград карбызлары белән дә сату итәбез. Кавынны исә күбрәк Үзбәкстаннан кайтартабыз, андагы кавын үтә дә баллы, сусыл була. Халык кавынның «торпедо», «колхозница» дип йөртелгән сортларын ярата. Сентябрь башыннан Соль-Илецкидан кайтарылган карбыз-кавыннар сата башлыйбыз.
Сату белән биш еллап шөгыльләнәбез инде. Шәһәрнең «Караван» базарында да сату ноктабыз бар. Даими клиентларыбызны да булдырдык. Алар махсус безнең янга килә. Андый клиентларга, шулай ук пенсиядәге әби-бабайларга һәрвакыт ташлама ясыйбыз. Хәзер бер килограмм карбызның бәясе 45 сум, соңыннан бәясе төшә әле аның. Карбыз базар киштәләреннән октябрьгә кадәр өзелмәячәк. Ә кавынга килгәндә, 1 килограмм «торпедо»ның бәясе 85 сум, «колхозница»ныкы – 100 сум, – дип аңлата Алия ханым.
Сатучы белән сөйләшеп торган арада яныбызга ирле-хатынлы бер пар килеп, олы гына карбыз алып китте. Алия ханым карбызларга суккалап, тын калып нәрсәдер тыңлап: «Менә бу карбыз бик тәмле кызыл булачак. Тагын килерсез әле», – дип, ягымлы гына итеп, аларга сайларга булышты.
Карбызлар арасыннан буй-буй сызыклары ачык беленеп торганын карарга кирәк икән. Аннары күзең төшкән карбызның «тавышын» тыңлап алсаң була: сак кына суккалап, шакып караганда аннан яңгыравык аваз чыгарга тиеш. Тавышы тонык, саңгырау булып чыкса, монысын алмавыгыз хәерлерәк икән – ул өлгермәгән килеш өзелгән яки, җитешмичә җыелган карбызның эчендә суы күп булып, ул инде әчи башлаган булырга мөмкин.
– Карбыз ике җенесле җиләк бит. «Ирләр»нең аскы ягы кабарып тора, ә түгәрәге кечкенә. «Кызлар»ның аскы ягы яссы, түгәрәге киң була. «Кызлар» тәмлерәк санала: аларда төшләр азрак, ә балы күбрәк. Аннары карбыз сайлаганда «туп» рәвешендәге таплар булганын карагыз. Таплар никадәр зур, ул шулкадәр сусылрак. Койрыгы кипкән булса да бик яхшы. Карбызның койрыгы яшел икән, димәк, аны вакытыннан алда өзгәннәр. Әлбәттә, карбыз безнең якларга килеп җиткәнче юлда да өлгерә тора, ләкин ул сабагында җитешкән кебек үк баллы һәм сусыл булмаячак. Шулай ук карбыз таш кебек каты булмасын, бармак белән басканда чак кына изелеп торырга тиеш, – дип сөйли Алия Муздоева.
Сәламәтлеккә файдасы
Сезонында карбызны ашап калырга кирәк. Ул сәламәтлек өчен бик файдалы, организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта.
Карбызда ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар. Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Моның өчен юеш ягын чигәгә куеп, 20-30 минут тоталар.
Карбыз төшеннән чистартучы һәм туендыручы битлек ясарга мөмкин. Төшен иттарткычтан чыгаралар һәм бераз гына кайнаган су өстиләр. Барлыкка килгән катнашманы 10-15 минутка биткә сөртәләр. Юып төшергәч, бит тиресенең нәфисләнгәнен сизәрсез. Карбыз сутыннан лосьон һәм тоник ясарга була. Аның өчен сутын туңдырырга һәм барлыкка килгән боз белән бит тиресен ышкырга кирәк. Мондый чара теләсә нинди тиренең тонусын күтәрә.
Кайдан алырга?
Карбыз сайлаганда, аны сатып алган урынга игътибар итәргә кирәк. Үзеңне эчәк инфекцияләреннән саклау өчен гади санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәлүе мөһим:
– теләсә нинди базардан сатып алмау яхшырак;
– сәүдә урынының түбәсе булырга, ягъни җимешләр кояш һәм яңгырдан сакланган булырга тиеш. Карбыз һәм кавынның бәләкәй генә ярылган урыны булса да, аның эченә пычрак һәм төрле микроорганизмнар эләгеп, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин;
– товар җирдә ятмаска тиеш, аның кимендә 20 сантиметр биеклектәге махсус аслыкларда саклануы зарур.
Беркайчан да әлеге җимешләрне трассадан яки шәхси машиналардан алмагыз. Бу сәламәтлеккә зыян салырга, кешенең агулануына да китерергә мөмкин.
Чамасын белеп ашагыз
Карбыз ашыйсы килү хисен басарга ярдәм итә һәм ябыгу өчен файдалы. Бу карбыздагы сыеклыкның ашказанын тутырып, калорияле азык ашау теләген бетерү белән бәйле.
Тик әлеге продуктны ашаганда аның күләмен контрольдә тотарга кирәк. Карбызда шикәр күп: 100 грамм карбыз йомшагына 5-10 грамм шикәр туры килә. Бу ашказаны асты бизенә артык авырлык китерә. Белгечләр әйтүенчә, өлкәннәр өчен порция – 400-500 грамм, ә балаларга – 300-400 грамм. Карбызны төп ризыктан соң ашарга кирәк.
Карбызны саклау
Карбыз – кыйммәтле һәм тәмле продукт, ул чын ләззәт бирергә сәләтле. Тик ул дөрес үстерелгән, дөрес сакланган, дөрес сатылган һәм дөрес итеп кулланылган очракта гына.
Карбызларны озак вакыт сакларга мөмкин. Дөрес саклаганда ул табыннарны Яңа елда гына түгел, 8 Мартка да бизи алачак. Моның өчен көз көне 4 килограммнан да артмаган коры койрыклы карбыз сатып алырга кирәк. Сары тап мөмкин кадәр азрак булырга тиеш. Юарга, киптерергә, карбызны ятьмәгә салырга һәм караңгы салкынча урынга элеп куярга. Температура +5 градустан югарырак булсын, ул бернәрсәгә дә тиеп тормасын. Әлбәттә, фатирда караңгы чоланда да була, тик бу очракта карбыз ел ахырына кадәр генә сакланачак.
Табиб киңәше
Чаллының Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханәсенең профилактика бүлеге табибы Людмила Ваструкова әйтүенчә, карбыз ашаганнан соң агулануның беренче билгеләре 5 сәгать эчендә барлыкка килә. Йогышлы юл белән агуланганда күңел болгану, ашказаны спазмнары, косу, ашказаны авырту, эч китү, баш авырту, хәлсезлек, баш әйләнү күзәтелә. Нитратлы карбыз белән агуланганда билгеләр бераз аерыла, берничә сәгатьтән соң кеше хәлсезләнә башлый. Косу һәм диарея белән беррәттән тизәктә кан булу, аңны югалту һәм йөрәк эшчәнлеге бозылу кебек билгеләр барлыкка килә. Мондый очракта күп итеп су һәм сорбентлар (әйтик, Энтеросгель, Полисорб МП, Смекта, Неосмектин, Белый уголь) эчәргә киңәш ителә.
Балаларда интоксикация өлкәннәргә караганда авыррак уза. Хәл начарлана башлау белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бала яки йөкле хатын-кыз карбыздан агуланса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Бригада килгәнче ашказанын юдыралар. Моның өчен зыян күрүче күп итеп сыеклык эчәргә тиеш.
Дөрес итеп сайлагыз
* Якынча 5-7 килограммлы, уртача зурлыктагы карбыз яхшы.
* Аның тышында таплар, ярыклар булырга тиеш түгел (чиста карбызда кояш нурлары уйнап тора).
* Карбыз кабыгындагы төсләр никадәр контраст икән, ул шулкадәр тәмлерәк булачак.
* Карбызның сыйфаты шикле тоелса, аны ярып карау да җитә.
* Нитраты күп булган карбызның төсе ачык-кызыл, шәмәхәләнеп тора.
* Карбызның үзәгеннән кабыгына таба сузылган җепселләре сәламәт карбызныкы – ак, ә нитратлы карбызныкы сары була.
* Чиста карбызның кискән җире – ярмаланып, ә агулы карбызныкы тип-тигез, ялтырап тора.
* Карбызның өлгергәнлеген тикшерү өчен аны суга салалар. Өскә калкып чыга икән, димәк, өлгергән.
* Карбызны кисәр алдыннан сабынлы җылы су белән яхшылап юарга онытмагыз.
* Киселгән карбызны суыткычта гына саклагыз.
* Төрле өлешләрдә нитратлар төрлечә туплана. Тикшерүләр карбызның 3 см тирәсендәге кабыгында агулы матдәләр булуын күрсәтә.
/ Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев