«Кәримсез ничек яшәгәнбез икән?»
Гөлинә Гусамова, «Күңел» радиосы алып баручысы, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналисты җәйне ничек уздырулары турында сөйләде.
Гөлинә Гусамова, «Күңел» радиосы алып баручысы, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналисты:
– Быелгы җәйне кечкенә улым Кәримнең яңа һөнәрләре белән каршы алдык. Аңа дүрт ай, ул ике якка да борыла башлады, үрмәләргә җыена, матур итеп сөйләшә, аеруча мин телефоннан сөйләшкәндә кушыла, ятсына башлады – әти-әнисен аера. Декретта вакыт шундый тиз уза икән, ялт иткәнче атнасы, ае үтә, сизми дә калам. Кайвакыт атнаның нинди көн икәнен ирем Айдардан гына аңлыйм – өйдә булса, «әһә, яллар җиткән икән» дим (көлә). Шулай да әни булу бик рәхәт, Кәримсез ничек яшәгәнбез икән дим. Элек Айдар белән эштән арып кайта идек, хәзер көне-төне бала караганда нәрсәдән арыдык икән дип аптырыйм (көлә). Быелгы Сабан туйларын аеруча сагынып көттем. Бала әтисе белән булды, ә мин үземнең туган ягым – Мамадыш районы Урта Сонда да, Кече Сонда, да, Югары Сонда да бәйрәмгә чыгып, рәхәтләнеп бөтен уеннарда катнашып, бер багажник тулы бүләк җыеп кайттым.
/ Фото Гөлинә Гусамовадан
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев