Карның күплеге чүпкә батырга сәбәп түгел
Чаллыда каты чүп калдыкларын чыгару оешмасы көчәйтелгән режимда эшли башлады.
Чаллыда каты чүп калдыкларын чыгару оешмасы чүпне вакытында чыгаруны тәэмин итү өчен махсус техника санын арттырды.
Карның еш явуы һәм ишегалларында шәхси транспортның күплеге – чүп ташучы машиналарга контейнерлар янына керергә комачаулый. Шуңа күрә җаваплы кешеләргә контейнер мәйданнарын һәм аларга керү юлларын тәртиптә тоту бурычы куелды.
Шәһәр башкарма комитеты законсыз чүплекләр барлыкка килмәсен өчен, шәһәрдәшләрне түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә чакыра: чүп баклары янына машиналарыгызны куймагыз. Махсус техникага чүп бушату һәм маневр өчен мәйдан кирәк.
Чүпне контейнерга салыгыз, аның янына куелган пакетлар тиз арада чүплеккә әйләнә һәм махсус техника эшенә комачаулый.
Чүп-чарны вакытында алып китмәсләр, түбәндәге телефоннарга шалтыратырга мөмкин: +7 967 379 00 50;
+7 (8552) 20 00 50.
Фото хакмиятнең телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев