Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картингтан – зур спортка

Картинг буенча беренче чемпионат элеккеге СССРда 1963 елда үткәрелә. Республикабызда исә беренче ярышлар 1970 елда оештырыла. Шәһәребездә дә спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар. Әмма тиешле дәрәҗәдә түгел. Моны күздә тотып, Чаллы һәм республика җитәкчеләре картинг-клублар эшен җәелдерергә алындылар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын хөрмәтләү...

Картинг буенча беренче чемпионат элеккеге СССРда 1963 елда үткәрелә. Республикабызда исә беренче ярышлар 1970 елда оештырыла. Шәһәребездә дә спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар. Әмма тиешле дәрәҗәдә түгел. Моны күздә тотып, Чаллы һәм республика җитәкчеләре картинг-клублар эшен җәелдерергә алындылар.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын хөрмәтләү тантанасында да әйтте. Бу табигый дә, чөнки "КАМАЗ-Мастер" командасының күпчелек әгъзалары картинг мәктәпләрендә машиналарны спорт стилендә йөртергә өйрәнгәннәр, һөнәри осталыкка ирешкәннәр. Нәтиҗәсе барыбызның да күз алдында. "КАМАЗ-Мастер" "Дакар" ярышларында йөк машиналары арасында 13 тапкыр чемпион булды!

Шәһәр җитәкчелеге "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте белән берлектә мәктәп укучыларын картинг-клубларга тартып, спортның бу төрен популярлаштырырга җыена. Атна дәвамында уртак эш планы расланырга тиеш. "Картинг-клуб эшенә яңача караш тудыру ихтыяҗы туды. Бу тәрбияви яктан да, "КАМАЗ-Мастер" командасына резерв булдыру өчен дә кирәк. Без - автомобиль төзүчеләр шәһәре, шуңа күрә техник иҗатка күп баланы тарта алабыз. КАМАЗ җитәкчелеге ягыннан бу эштә катнашырга теләк бар", - диде хуҗалык җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев.

Әлеге спорт төренең җанлануын шәһәрдәшләр дә көтә. Алар газета укучыларыбыз белән үзләренең фикерләрен уртаклаштылар.

Таһир ГАЙНУЛЛИН, шофер:

- Бу спорт төре ярыштырып кына калмый, юл йөрү кагыйдәләрен белергә, машина белән идарә итү осталыгына да өйрәтә. Картингта шөгыльләнгән балалар киләчәктә юлларда иң ышанычлы автомобиль йөртүчеләр булыр. Мин үзем дә Сарманда укыганда картинг белән шөгыльләнгән идем. 20 ел рульдә, Аллага шөкер, штраф түләгәнем юк.

Эдуард НИКОЛАЕВ, "КАМАЗ-Мастер" спортчысы:

- Картингтан автоспортка юл башлана. Биредә юл йөрү кагыйдәләрен дә үтисең. Машинаның төзеклеген дә күз уңыннан ычкындырмыйсың. Шуларны даими контрольдә тотканда гына җиңүгә ирешеп була.

Гөлназ ВӘЛИЕВА, тәрбияче:

- Квадрацикллар белән балаларны харап иткәнче, сүз дә юк, картингны җәелдерергә кирәк. Күренекле спортчылар чыкмаса да, бәлки, урамнарда культуралы машина йөртүчеләр артыр. Бирегә йөрүче балалар инженерлык серләренә дә төшенә.

Марат ГАЙНЕТДИНОВ, лицей укучысы:

- Картинг белән шөгыльләнергә күптән хыялланам. Мин анда рәхәтләнеп йөрер идем. Дусларым да аның белән кызыксына. 8 февральдә картинг буенча "Кыш-2015" ярышлары узды. Бик кызыксынып карадык.

Сүз уңаеннан, анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 75 кеше катнашты. "Микро" төркемендә Сарманнан Артур Заһиров җиңде. Кадетлар арасында шәһәрдәшебез Данил Телепов III урынга чыкты. "Национальный" төркемендә Чаллыдан Андрей Волков финишка II булып килде. "Ротакс-Макс" төркемендә "КАМАЗ-Мастер" пилоты Эдуард Николаев - III, Константин Савинов - I, Борис Гарифуллин II урынны яулады.

Кубокның өченче этабында "Ротакс-Макс" төркемендә җиңгән кеше Сочида узачак "Формула-1"да катнашу хокукына ия булачак. Мөгаен, бу бәхет 23 яшьлек Борис Гарифуллинга елмаер. Спортчы үзе "Шанслар бар, әмма әле бу турыда сөйләргә иртәрәк", - ди.

21 февральдә "КАМАЗ-Мастер" Кубокның йомгаклау турын уздыра.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев