«Картлык килсә дә, безне өйдә тота алмый»
Чал чәчле студентлар өчен укулар башланды.
«Пенсионерлар союзы» рәисе урынбасары Екатерина Запольская белдерүенчә, «Өченче буын университеты»нда быелгы уку елында 10 юнәлеш буенча 20 төркем җыелган. Олы яшьтәге студентлар финанс, хокук белеме ала, туган як тарихын, рәсем ясау техникаларын өйрәнә.
«Уку елы ачылу уңаеннан, без күргәзмә оештырдык. Барлык эшләрне дә безнең студентлар башкарды. Монда нәрсә генә юк... Безнең укучылар үзләре изү белән калфак чикте, картиналарның да төрле техникада ясалганнары бар. Күбесе кул эшенә үз гомерендә беренче тапкыр тотына. Төрле акцияләр оештырып торабыз. Мәсәлән, ашыгып, вакытыннан алдан туган сабыйлар өчен киемнәр бәйлибез. Алар 500 гр тирәсе авырлыкта туган нәниләр өчен. Бу башлыкларны, оекларны перинаталь үзәкләргә илтәбез. «Пенсионерлар союзы»нда оешкан аралашу үзәгендә күңелең теләгән юнәлешне сайлап алырга мөмкин. Әгәр ошаганы юк икән, оештырабыз. Педагоглар да үз хезмәтләрен тәкъдим итә ала. Әле менә күбесе бию түгәрәгенә йөрергә теләк белдерде, аны да оештырдык. Ир-атлар әз йөри, бармак белән генә санарлык, махсус пар эзләп танышырга килүчеләр дә бар», – ди Екатерина Запольская.
Людмила Вагановага 87 яшь. Пенсионерлар өчен укулар башланганнан бирле барлык курсларга язылып бара ул. Компьютер грамоталыгы, хор, вокал, табигать белеме дәресләренә йөри. Үзенә дә ноутбук алган. Хәзер әлеге техника Людмила Ваганованың якын дустына әйләнгән. Пандемия вакытында да өйдә бикләнеп тик ятмаган, онлайн рәвештә булса да Франциядә, Италиядә булган, төрле күргәзмәләр караган.
«Мин анда мәңге бара алмас идем. Ә болай кызык та булды, бушлай да. Афишаларны да интернеттан карыйм, билетлар да алам. Дәүләт хезмәтләре порталы исә уң кулым, коммуналь хезмәтләр өчен дә шуннан гына түлим, чират торасы юк. Поликлиникага да алдан язылып барам. Кайберәүләр утыра, чират өчен талаша, ә мин үз вакытым белән керәм дә китәм. Көн дә ноутбукны 10-15 минутка гына дип ачам да, 1-2 сәгать утырам», – дип хис-тойгылары белән бүлеште пенсионер ханым.
Башка пенсионерлар да үзләренең яңа һөнәрләре белән мактана. 69 яшьлек Валентина Забела «Татар костюмы тарихы» курсында үзенә изү белән калфак теккән, матур итеп бизәкләр чиккән.
«Бәйрәмнәргә дә киеп барам, күпләп килеп сорыйлар: «Каян алдыгыз?» – диләр. Без беренче сыйныф укучылары кебек идек, берни дә белмәгән килеш килдек. Өйдә яки ишегалдында эскәмия саклап утырасы килмәде. Без иҗади кешеләр, картлык килсә дә, безне өйдә тота алмый, без гел хәрәкәттә».
Белем бирү курслары арасында иң популяры – компьютерда эшләргә өйрәнү. Хәзер финанс грамоталыгы буенча да укыта башлаганнар. Әлеге курс пенсионерларның мошенниклар тарафыннан күп тапкыр алдану нәтиҗәсендә оештырылган. Бүлеккә килгән өлкәннәр үзләре белән булган хәлләр турында еш бүлешә, шикле шалтыратулар турында да сөйлиләр. Укытучылар аларны вакытында телефонны куярга, мошенникларның шалтыратуларын аерырга өйрәтә.
Чаллыдагы «Пенсионерлар союзы» рәисе Руслан Шәңгәрәев белдерүенчә, быел бүлектә 17нче уку елы старт алган.
«Бу вакыт эчендә без 10 меңгә якын Чаллы пенсионерына белем бирдек. Безнең эш өлкән буын өчен кирәкле дип саныйм. Күптән түгел генә алар өчен аралашу үзәкләре булдыруга юнәлдерелгән федераль проектта да катнаша башладык. Без шундый үзәк базасында клублар булдыручы бердәнбер бүлек. Иң популяр клублар арасында – Скандинавия таяклары белән йөрүчеләрнеке. Бу проект инде 3 ел дәвам итә. Аның буенча дәресләр атнага ике тапкыр, шәһәрнең өч урынында алып барыла. Барысы да бушлай. Өлкәннәр белән тренер эшли, киңәшләр бирә, өйрәтә. Скандинавия таяклары белән йөрү юнәлешен үстерүгә без Россия Президенты грантын да оттык. Әлеге клубка йөрүчеләр уңай үзгәрешләр сизә. Без аларның чирләрен дәвалыйбыз дип әйтә алмыйбыз, әмма без аларга тернәкләнергә ярдәм итәбез, аралашу һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге бирәбез. Өлкән буынның аралашу үзәгендә шахмат сөючеләр клубы да эшли. Олы яшьтә беренче тапкыр шахмат уйнарга өйрәнүчеләр дә бар, алар ярышларда катнашып урыннар да ала».
Пенсионерлар өчен курслар әле башланды гына. Быел 500 өлкән кешегә белем алу турында сертификат тапшырырга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев