Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картлыкны да шатлык итеп була

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, 65 яшьтән картлык башлана.

Белгечләр әйтүенчә, җир шарында өлкән яшьтәге кешеләр саны арта. Димәк, аларның сәламәтлегенә игътибарны да арттыру кирәк. Моның белән гериатрия фәне шөгыльләнә. Ул 65 яшьтән узган кешеләрне дәвалау, аларның, яшәү сыйфатын саклау юлларын өйрәнә. 

Өлкән яшьтә дә тормыштан ямь табып яшәп буламы? Саулыкны саклар өчен нишләргә? Бу хакта Чаллының сугыш ветераннары госпиталенең терапия бүлеге табиб-гериатры Венера Халикова белән әңгәмә кордык.

– Венера Маратовна, гериатр терапевттан аермалы буларак нәрсәгә игътибар итә?

– Ул пациентның авыруын гына дәвалап калмый, аның психик, физик, социаль хәлен истә тотып, комплекслы эшли.

– Чаллының һәр шифаханәсендә гериатр бар. Ә сездә 2019 елдан стационар да эшли. Ул башка бүлекләрдән нәрсәсе белән аерыла?

– Бездә авырулар өчен 22 койка-урын исәпләнгән. Алар Чаллыда һәм якын-тирә шәһәр авылларда – Минзәлә, Тукай, Актаныш районнарында яшәүчеләр өчен каралган. Белгечләребез дәвалау физкультурасына, физиотерапиягә, организмның бөтен функцияләрен һәм системаларын тикшерүгә ныклы игътибар бирә. Әби-бабайларны кардиолог, невролог, окулист, психотерапевт, уролог та карый. Дөрес туклану оештырабыз, билгеләнгән даруларын барлап чыгабыз, кирәк булса төзәтмәләр кертәбез. Ялгызлык, күңел төшенкелеге күзәтелгән очракта психологлар ярдәмгә килә. 2023 елда бездә 996 пациент дәваланды, быелның шушы чорына инде 739 кеше стационардан чыкты.

– Картаюның үзенчәлекләре нинди?

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, 65 яшьтән картлык башлана. Үсеш буенча алга киткән илләрдә бу сан тагы да артырга мөмкин. Хатын-кызлар озаграк яшәсә дә, аларның авырулары иртәрәк башлана. Ә яшәү өчен көрәш белән сәламәтлек икесе ике нәрсә. Физик эштә эшләүчеләрнең яки зур стресс кичерүче һөнәр ияләренең организмы иртәрәк таушала. Кешенең үзен картлыкта ничек хис итүенә белеме, тормыш позициясенең актив булу-булмавы дә тәэсир итә. 

– Өлкән яшьтәге кешенең сәламәтлегенә нинди факторлар тәэсир итә?

– Беренчесе һәм иң мөһиме – генетика. Күп авырулар да, организмның ныклыгы да нәселдән килә. Икенчедән, яшәү рәвеше зур урын алып тора. Өченчедән, медицина тикшеренүләре үтү һәм вакытында дәвалану. Һәм соңгысы – кайгыртучы кешеләр, уңай аралашу мөмкинлеге булу. 

– Еш кына шундый фикер ишетергә туры килә. Имеш, зыянлы гадәтләре булса да, андыйлар озак яши, ә менә сәламәтлеген кайгыртып яшәүчеләр, киресенчә, иртә дөнья куя. Моның нигезе бармы?

– Әйе, кешеләр моны үз күзәтүләренә таянып әйтә. Тик бу фәнни яктан расланмаган. Кайбер кешегә озак яшәү нәселдән килергә мөмкин, гәрчә ул, әйтик, дөрес тукланмаса, спорт белән шөгыльләнмәсә дә. Аннары, еш кына бу очраклар искәрмә була. Ә кагыйдә итеп алырлык факторлар фәнни тикшеренүләрдә ачыклана. Анда берничә йөз, мең кешенең яшәү рәвеше исәпкә алына. Бу факторлар – дөрес туклану, зыянлы гадәтләрдән баш тарту, физик активлык, борчылуларны киметү. Алар озак итеп кенә түгел, яшәүдән ямь табып гомер итәргә мөмкинлек бирә. Мин «Шәһри Чаллы»ның өлкән яшьтәге укучыларына үз тормышына аек акыл белән карауларын, сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүләрен телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев