Кавык нилектән барлыкка килә?
Медицинада әлеге авыруны себореяле дерматит дип атыйлар.
Кавык барлыкка килүнең төп сәбәбе – гөмбәчек. Әлеге микроорганизм тән һәм баш тиресендә һәрвакыт булып та, бернинди зыян китермәскә мөмкин. Әмма май бизләренең функциясе бозылуы нәтиҗәсендә әлеге гөмбәгә үрчү өчен яхшы шартлар туа. Һәм кавык барлыкка килә.
Медицинада әлеге авыруны себореяле дерматит дип атыйлар. Себорея барлыкка килүнең сәбәпләре бик күп. Бу әйләнә-тирә мохитнең пычрак булуы, чәчләрне дөрес тәрбияләмәү һәм лак, гельләрне, чәч буяуларын күп куллану аркасында да булырга мөмкин. Боларга өстәп, организмның торышы да (гормональ, нерв, иммун, инфекцион авырулар, ризыкка аллергия, витаминнар җитмәү, стресс, ару) кавык барлыкка килүгә китерә.
Кавыкны бетерү өчен түбәндәге киңәш ярдәм итәр. Омега-3 май кислоталары тән өчен табигый май кебек. Әгәр дә рационда файдалы майлар җитми икән, организм экономияли башлый, яшәү өчен артык мөһим булмаган урыннарны «киптерә». Баш тиресе шундый урын. Кавык булмасын өчен күбрәк балык, әстерхан чикләвеге ашарга, зәйтүн, үсемлек майлары кулланырга кирәк.
Хәзер кавыктан булышучы махсус шампуньнар шактый. Тик алар тышкы якка гына тәэсир итә, организмга эчтән дә ярдәм итәргә онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев