Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Казанга барып «перезагрузка» ясадык

Кызыклы сәфәр.

3 апрельдә «Шәһри Чаллы», «Мәйдан» һәм «Көмеш кыңгырау» газета-журналларын берләштергән татар матбугаты үзәге хезмәткәрләре Казан шәһәренә экскурсиягә барып кайтты – бераз эш мәшәкатьләреннән арынып, көч тупларга һәм яңа казанышларга илһам алырга. Әйе, коллектив белән бергә оештырылган сәяхәтләр – ял итү генә түгел, ә бер-береңне яхшырак танып белү, рухи яктан баю, яңа ачышлар ясау мөмкинлеге дә бит әле ул. Әлеге сәфәр дә истәлекле мизгелләргә бай булды. Иске татар бистәсе, күргәзмәләр, Г. Камал театрының яңа бинасы хезмәттәшләребез күңелендә бары тик якты хатирәләр генә калдырды. 


Зөлфия Галим:
– Истәлекле сәяхәт булды бу минем өчен. Башта Казан Кремлендәге Эрмитажда күренекле династия, танылган князьләр нәселе – Юсуповлар күргәзмәсен карадык. Аннары метрога утырып, Иске Татар бистәсендәге кибетләрдәге милли әйберләрне күреп хозурландык. Тәмле итеп тамак ялгап алгач, Г. Камал театрына барып, «Санаулы кичләр» спектаклен тамаша кылдык.
Әлеге сәяхәт онытылмаслык хатирәләр калдырды. Коллективыбыз белән рәхәт итеп ял иттек, Казандагы дусларыбыз белән дә очрашып, рәхәтләнеп аралаштык. Күңелдә җылы тәэсирләр калдырган сәяхәт өчен баш редакторыбыз Резидә Юсуповага рәхмәт. Мондый сәфәрләр «перезагрузка» ясар өчен бик кирәк. Соңгысы булмасын иде. 

Сәрия Гарипова:
– Казанда беркайчан да яшәмәсәм дә мин аны һәрвакыт сагынам, шуңа анда барып кайтуым миңа бер «свидание» кебек. Ә бу юлы башкалабыз бөтен «Шәһри Чаллы» коллективын «кунак итте».  Барыбыз бергәләп Бауман урамындагы матур йортларны авыз ачып карап  йөрдек, Кол Шәрифкә сокландык, каникулларда ял итәргә килгән күп санлы туристлар арасында кысылып барсак та, көлешә-көлешә метрода бардык. Мәрҗәни урамында да ошады – анда үзгә бер мохит, милли киемнәрне заманча итеп теккән бер кибет, дөресрәге шул кибеттәге ак блузка күңелемә кереп калды. Булдыралар болар, дөньякүләм брендлар җитештергән киемнәр белән көндәшлек итәрлек эшлиләр, дигән фикердә калдым. Аннары иркенләп очкан акчарлаклар, күгәрченнәрне күзәтеп, видеога төшерә-төшерә барып, Кабан күленә карап торган, борынгы йортта урнашкан бер кафеда тәмләп чәй эчтек. Хуш исле, мәтрүшкәле үзе, хезмәттәшем әйтмешли, авылда, мунчадан соң эчкәндәй булды. Кичкә, ниһаять, Галиәскәр Камал театрының яңа бинасына килдек. Урамнан ук тәэсирләнеп керәсең инде – гадәти булмаган архитектура, масштаб, автобус-автобус тамашачылар килә. Билетларны алдан, интернеттан сатып алган идек, шуңа спектакль башланыр алдыннан ашыкмыйча театрны эчтән карап, хозурланып йөрдек. Киемнәрне гардеробка алганда шундагы бер сөйкемле ханым: «Сез Чаллыданмы әллә?» – дип елмаеп сорады. 16 ел элек үзе дә Чаллыдан күченеп килгән икән. Газетадан икәнебезне белгәч, элек аны укып баруын әйтте, ишеткәч, рәхәт булды. Залга кереп утыргач кына, шуны аңладым – спектакльнең комедияме, драмамы икәнлеген,  кайсы артистлар уйнаячагын да белешмәгәнмен икән. Минем өчен Камал – сыйфат билгесе, шәп уйнаячакларына шикләнмим, шушы ике сәгать эчендә бөтен дөньямны онытып, сәхнәдә барган тамаша эчендә «яшисем» килә. Шулай булды да.  
«Иң кыйммәтле бүләк ул – эмоцияләр», – диләр. Чыннан да шулай, Казаннан кайткач тагын бер кат шуңа инандым, чөнки үземне башкача хис итәм. Җитәкчебез Резидә Юсупова исә яхшы психолог буларак, шуны белеп безгә тәкъдим иткән, оештырган икән. Иҗат кешесе өчен мондый ял һава кебек кирәк.


Гүзәл Шиһапова:
Казан-Чаллы арасы хәзерге заман өчен кул сузымы кебек булса да, 6 ел барганым юк икән! Үтеп барышлый ерактан гына башкалабызга күз салып китә идем. Гел җай чыгарып булмый. Ә менә эштән барабыз дигәч, баш тарту – оят, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыру җүләрлек булыр иде. Бер атна алдан коллектив белән программа әзерли башладык, кая барасын уйладык. Шәхсән минем өчен Казан урамнарында йөреп, башкала һавасын сулау да рәхәт. Үзенә күрә бар да икенче анда, кешеләрнең киенүенә кадәр иркен карап, күзәтеп йөрергә кызык. Эрмитажда булмаган идем әле, Йосыповлар нәселендәге коллекция белән кызыксынып таныштым. 16-17 гасырда иҗат ителгән картиналар бүгенге көнгә кадәр бик яхшы сакланган, алардагы буяу эзләренә, ярылган полосаларга да игътибар иттем. Югары сәнгатьтә дә заманча технологияләрне актив кулланалар – бинада һәркем үзен узган гасырлардагы патшабикә яки хан образында күрә ала иде. Махсус видеокамерага битеңне төбисең дә, замана аппараты сине 20 секунд эчендә 19 гасырның затлы костюмнарына «киендерә» дә куя. Куар-код аша истәлеккә үзеңнең смартфоныңа да күчереп алырга була. Яшьләрне күргәзмәгә җәлеп итәргә менә дигән ысул.
Сәфәребез дәвамында кәттә ресторанда да сыйланып алдык. Әллә нинди тәмле ризыклар арасыннан коймакны сайладык – мичтә пешкән кебек! Аны официант егет яныбызда яңа эретелгән сары май белән буяды – авылдагыча, каз канаты белән! Камал театрын әйтеп тә торасы юк – аны үзеңә барып күрергә кирәк!

Илшат Солтанов:
– Барган саен Казанга хөрмәт хисем көчәя генә минем. Заманча йортлар, купшы биналар, төрледән-төрле уңайлыклар артканга гына түгел, ә дини кыйммәтләребезгә игътибар һәм ихтирам күрсәтелгәнгә дә. Чит илләрдә кунак булганда җирле халык өчен булдырылган уңайлыкларга таң калып йөргәнем әле дә хәтердә. Теләсә кайсы бинада – сәүдә йорты булсынмы ул, спорт яки мәдәният объектымы – гыйбадәт бүлмәләре бар иде анда. 
Шөкер, диннәрнең төпле тәрбия чыганагы икәнен аңлаган җитәкчеләребез, дөньякүләм чаралар оештырып, төрле илләр белән араларны якынайтып кына калмадылар, ә шушы рухи нигъмәтләрне үзебездә дә булдыру җаен таптылар. Хәзер инде милли мәркәзебезнең эре сәүдә үзәкләрендә дә, спорт сарайларында да, аэропортта да, кафе-рестораннарда шундый урыннар бар. Хәтта Камал театрында да махсус бүлмәлмәр булдырганнар.
Шулай ук әлеге сәяхәт вакытында мин тагын бер күңелле күренешкә игътибар иттем. Ул да булса – мәдәни һәм тарихи объектларда, музейларда, күргәзмәләрдә яшьләрнең, балаларның гаять күп булуына.
Гадәттә, хәзерге буын күбрәк заманча технологияләр, социаль челтәрләр белән генә мавыга, диләр. Әмма Казанда күргәннәрем моның киресен дәлилләде – балалар да, яшүсмерләр дә, студентлар да үз халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксына, аны өйрәнергә омтыла. Алар экспонатларны игътибар белән карый, экскурсоводларны тыңлый, сораулар бирә, фикер алыша. Бу – бик тә куанычлы хәл.
Чөнки һәр халыкның киләчәге аның үткәненә бәйле. Тарихны белү – ул тамырларыңны аңлау, милләтеңә хөрмәт белән карау дигән сүз. Ә мәдәният һәм традицияләр – буыннарны бер-берсенә бәйләп торучы алтын җеп кебек.
Ә инде яшьләрнең музейларга йөрүе, тарихи урыннар белән кызыксынуы – бу безнең җәмгыятьнең сәламәт булуын күрсәтә. Димәк, киләчәк буын үзенең тамырларын онытмаячак, аларны саклап, үстереп, алга таба тапшырачак.


Айсылу Бикмөхәммәтова:
– Мин бу көнне бик зарыгып көттем. Беренчедән, мин башкалабыз Казанны бик яратам, икенчедән, хезмәттәшләр белән ял итү, аралашу тагын да якынайта. Миңа бу сәфәр бик ошады. Рәхәтләнеп аралашып, күңелебезне сафландырып, рухи яктан баеп, тагын да кызыклырак, нәтиҗәлерәк итеп эшләргә көч һәм куәт алып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял турист