Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күбрәк катнашсыннар иде

Бүгеннән алып 14 октябрьгә кадәр коммерцияле булмаган оешмалар грант отуга гариза тапшыра ала. Быел бу эшкә бюджеттан 24 млн сумга якын акча бүленеп биреләчәк. Социаль проблемаларны хәл итә торган оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтү 2006 елда башланды. Хәзер ел саен бу эш башкарылмый калганы юк. Елдан-ел дәүләт бүлеп биргән грантларны отарга...

Бүгеннән алып 14 октябрьгә кадәр коммерцияле булмаган оешмалар грант отуга гариза тапшыра ала. Быел бу эшкә бюджеттан 24 млн сумга якын акча бүленеп биреләчәк.

Социаль проблемаларны хәл итә торган оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтү 2006 елда башланды. Хәзер ел саен бу эш башкарылмый калганы юк. Елдан-ел дәүләт бүлеп биргән грантларны отарга теләүчеләр саны арта бара. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта сөйләделәр.

Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгы Анатолий Фомин сүзләренчә, республикада 5 500 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән, аларның 400е социаль проектлар белән шөгыльләнә. Татарстанда чит илдән финансланган оешмалар теркәлмәгән.

Узган ел Россия Президенты грантына ия булыр өчен 146 оешма катнашып, 22се җиңүче дип табылган. Ә 10 млн сум күләмендәге Татарстан Президенты грантына 81 иҗтимагый оешма лаек дип табылган. Быел исә 18 коммерцияле булмаган оешма РФ Президентының 19 млн сум күләмендәге грантын откан.

Татарстан икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева әйтүенчә, узган еллардагы проектлар арасында отышлы булганнары шактый. Телгә алынганнары арасында тирә-як мохитне, табигатьне саклау, ятимнәрне, ветераннарны яклау, инвалидларның тормыш шартларын яхшыртуга, лейкемия чире белән интегүче балаларга, авыр хәлдә калучы хатын-кызларга һ.б. ярдәм итү проектлары бар. Быел да шундыйларга өстенлек биреләчәк, әмма оештыручылар көтелмәгән яңа проектлар да булыр дип өметләнә.

Акча да бар, проектлар да шактый. Яхшылары комиссия тарафыннан сайлана, әмма барысы да ул проектларны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгамы соң? Бу турыда Сәрия Сираҗиева болай диде: "Проектлар иләк аша уза, "иң-иң"нәре генә сайлана. Акча бирелде дә шуның белән бетте түгел. Оешма грант ота икән, елына ике тапкыр һәр тиен өчен хисап тапшырырга тиеш. Алар безнең тарафтан тикшерелә. 2006 елдан бирле әле бер тапкыр да бер оешманың да акча белән хәрәмләшкән очрагы теркәлмәде. Барысы да дәүләттән алынган акчаны тиешенчә кулланды. Шуны әйтергә кирәк: бу грантларны әлегә Казан белән Чаллы иҗтимагый оешмалары актив куллана. Авылларда теркәлгән берләшмәләрнең грант отуда катнашуларын теләр идек".

Конкурста катнашу өчен заявкаларны 35 календарь көне дәвамында Татарстан Икътисад министрлыгына тапшырырга кирәк. Гариза формасы, кирәкле документлар исемлеге министрлык сайтында күрсәтелгән. Гаризалар тапшыручылар арасындагы җиңүчеләр исемлеге һәм кем күпме акча отканы октябрь азагында игълан ителәчәк. Гадәттә, уртача грант күләме 200-300 мең сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев