Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кечкенә гүзәлләр

"Энергетик" мәдәният сараенда "Кечкенә сылу-2015" бәйгесенең финалы булып узды. 8-12 яшьлек талантлы балаларны карарга күп тамашачылар килгән иде. Кызлар бәйгене күмәк чыгыш белән башлап җибәрделәр. Алар төзүчеләр киемендә чыгыш ясап, шәһәр төзелешен күрсәттеләр. Бу очраклы түгел, чөнки быел гүзәл калабызга 85 ел тула. Алдан әзерләгән видеороликларда кызлар Чаллыга әби-бабайларының килүен,...

"Энергетик" мәдәният сараенда "Кечкенә сылу-2015" бәйгесенең финалы булып узды. 8-12 яшьлек талантлы балаларны карарга күп тамашачылар килгән иде.

Кызлар бәйгене күмәк чыгыш белән башлап җибәрделәр. Алар төзүчеләр киемендә чыгыш ясап, шәһәр төзелешен күрсәттеләр. Бу очраклы түгел, чөнки быел гүзәл калабызга 85 ел тула.

Алдан әзерләгән видеороликларда кызлар Чаллыга әби-бабайларының килүен, аларның КАМАЗ төзелешендә катнашуын күрсәттеләр. Үзләренең уй-хыяллары белән уртаклаштылар. Кызлар җыр-биюгә, нәфис сүзгә дә оста булып чыктылар.

Дулкынландыргыч мизгелләр җитте: бәйгенең узган елгы җиңүчесе Анастасия Чуворкина 2015 елгы бәйгенең җиңүчесе итеп 10 яшьлек Ләйсән Хәмәдиеваны игълан итте. Ләйсән киләчәктә бию мәктәбе ачарга җыена икән. Ул үзе дә бик оста бии. Аның чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Ләйсән планшет, 15 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Ул бәйгенең республикакүләм турында Чаллы данын яклаячак. 11 яшьлек Камилә Маликова - беренче, ә 12 яшьлек Наталья Шмалей икенче нәни гүзәл булдылар.

"Татарстанның кечкенә гүзәле" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Киләчәктә дә бүгенгедәй гүзәл, сәләтле, үрнәк шәхесләр булып калырга кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев