Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Күңел" радиосы "Безнең җырчы. Яңа буын" республикакүләм җыр бәйгесе оештыра

Анда шарт буенча 18 яше тулган, җырлый белгән һәр кеше үз чыгышын видеога төшереп җибәрде.

Беренче турда  Казаннан, Пенза, Нефтекамск, Ульяновск, Самара шәһәреннән, Татарстанның Тукай, Зәй, Мөслим, Әгерҗе, Биектау, Азнакай, Алабуга, Мамадыш, Кукмара районнарыннан 70 тән артык һәвәскәр катнашты. Икенче турга аларның 38е үтте, шулар арасыннан 25е финалга чыкты.

Финалистлар исемлеген бирәбез

1. Хисамиева Эльза
2. Хөснетдинов Фәнис
3. Гыйльманов Радик
4. Хәсәншин Илнур
5. Шиһапова Алинә
6. Хәсәнова Филсинә
7. Тачукова Мәрьям
8. Фәйзуллин Винер
9. Ибраһимова Нәфисә
10. Сәитов Айрат
11. Мансурова Зөлфия
12. Галиева Ләйсән
13. Сөләйманова Әмир
14. Авзалова Лариса
15. Шәйдуллина Рамилә
16. Сәйфетдиарова Гүзәл
17. Әюпова Алсу
18. Мөбәрәков Нияз
19. Җамалиев Ралиф
20. Суслин Данис
21. Хәертдинова Диләрә
22. Шәйхыразиева Зөмәрә
23. Сакаев Салават
24. Гомәров Дилүс
25. Ибраһимова Илзирә

Җырчыларның музыкаль осталыкларын  ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Вәсим Әхмәтшин, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы татар дәүләт драма театры хормейстры Әнәс Фәйрушин, ТР атказанган артисты Гөлдәния Хәйруллина, яшь җырчы Айзилә Вахитова бәяләде. Катнашучылар арасында үз җырларын, татар эстрадасы популяр композицияләрен башкаручылар булса да, күпчелек халык җырларын сайлаган. Бәйгенең финалы 17нче апрель, 17 сәгатьтә Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда узачак. Анда популяр эстрада йолдызлары да чакырулы. Төп җиңүче "Безнең җырчы. Яңа буын" исеменә лаек була. Тамашачы мәхәббәтен яулаган, социаль челтәрләрдә иң күп тавыш җыючыларга да аерым номинацияләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио