Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кем белгән шулай буласын?

Чаллыда 500гә якын Автоградбанк кертемчесенә акчаларын кайтарганнар.

Автоградбанк лицензиясез калганнан бирле банк яныннан кертемчеләр өзелми. Нишләргә? Акчаларны кайтарырлармы? Барысын да бер үк сораулар борчый. Автоградбанк бинасында белгечләр төркеме эшли. Алар килгән һәр шәһәрдәш сорауларына җавап бирәләр. Тик, минем журналист икәнемне белгәч, аңлатма да, мәгълүмат та бирмибез дип кисәтеп куйдылар. Хәер, максатым, алар белән түгел, күбрәк кертемчеләр белән сөйләшү иде. 

“Кешеләрдән ишетеп белдем. Борчылып тизрәк йөгереп килдем. Акчаларымны бу банкка күптәннән сала идем. 300 мең сумлап җыелгандыр”, - ди 74 яшьлек Валентина ханым. 

Мөнирә апа да ЗЯБтан ук килгән. Банк турында хәбәрне ул бөтенләй кичә генә ишеткән. 
“Бераз артыр дип ышанып салган идем дә, кем белгән шулай буласын? Кертемнәрем артык күп тә түгел. Әмма барыбер югалтасы килми. Бирерләр микән?” – ди ул.

“Минем 100 мең сумлап җыелган иде. Ул хәтле күпкә артмый да иде. Акчаны аласы килгән чаклар күп булды. Артачак-артачак дип үгетлиләр иде. Күрәсезме нәрсә булды – ярык тагарак янында калдык. Иртәгә килергә куштылар. Акчаларыбызны ала алырбызмы-юкмы – билгесез”, - ди Гуля ханым. 

Автоградбанкта бер ир-атка күзем төште. Сез эшмәкәрме дип сорагач, уңай җавап бирде. Ул да әлеге банк белән 2013 елдан бирле эшли икән. 
“Көтмәгәндә булды бу. Автоградбанкның лицензиясез калуы турында ишетеп бухгалтер миңа шалтыратты. Контрагентларыма акча күчермәүләрен сорап алдан кисәтеп куярга киңәш итте. Алай счётта акчам күп түгел, шул 9 мең сум тирәсе иде. Шуңа күрә артык борчылмыйм”, - диде эшмәкәр Марат Хафизов. 

Чаллы мэры халык мәнфәгатьләрен яклау яклы
Әлеге проблемадан шәһәр хакимияте дә читтә калмады. “Бу шәһәр өчен дә, Автоградбанкка ышанган кешеләр өчен дә бик яхшы ситуация түгел, - дип белдерде мэр Наил Мәһдиев. - Проблеманы кичектермичә хәл итүне сорап, предприятие җитәкчеләре дә мөрәҗәгать итте. Кайнар линия дә, банкның үзендә дә белгечләр эшли. Кертемчеләрдә сораулар калырга тиеш түгел. Аңлашылмаучанлык булмасын. Бу - иң мөһиме”, - ди мэр Наил Мәһдиев. 

«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) Автоградбанк кертемчеләренә иминиятләштерелгән сумманы кайтаручы банклар итеп Россельхозбанк һәм Ак Барс банкны билгеләде. Кертемнәре булган кешеләрне бу банкларда 25 июньнән кабул итә башлыйлар. 
Онлайн форматта гаризаларны 20 июньнән АСВ дәүләт корпорациясе сайты яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша рәсмиләштерә башладылар. Акчалар гаризада күрсәтелгән реквизитларга яисә «Мир» карталарына күчерелә. 

Бүгенге көндә Чаллыда 500гә якын кертемчегә акчаларын кайтарганнар. Гомуми сумма 258,2 млн сумны тәкшил итә. 128 юридик затка 83,6 млн сум кайтарылды. 

Банк реестрыннан билгеле булганча, иминиятләштерелгән акча 2,3 млрд сумны тәшкил итә. 1,4 млн сум акча Автоградбанк клиентларының 99 процентына, ягъни 32,8 мең кешегә кайтарылачак.  Шулай ук 900гә якын юридик зат та 1,4 млн сум акчасын кайтара алачак. 1,4 млн сумнан күбрәк булса, акчалары кредит оешмасын бетерү вакытында гына кайтарылырга мөмкин. 

Шуны да искәртергә кирәк, банкның лицензиясез калуы, кредит алучыларның бурычларын юкка чыгармый. Алар түләүләрне дәвам итәргә тиеш. Бурычларын түләмәүче клиентлардан әҗәт суд аша мәҗбүри кайтарылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев