Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Кемнәр генә эзләмәде - ике балыкчы кайтмады

Гөлфия 3 бала белән тол калды.

Безнең Боерган авылы ике зур елга – Ык белән Чулман кушылган урында, табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан. Биредә Канар утрауларына тиң оҗмахтай хозурлык. Балык тотыйм дисеңме, ял итү, су коену дисеңме?! Ә икенче яктан шомлы урын да – монда ел саен диярлек кешеләр батып үлә. Кызганычка каршы, суда якыннарын югалткан гаиләләр үзебездә дә бар.

1995 елның 17 октябре. Тыныч, матур салкынча көзге көн. Балыкчылар бригадасында эшләгән уңган ир-егетләребез Хәким Габдуллин белән Хәниф Шамилов, ауларын барлап кайту нияте белән, көймәдә Кама елгасына кереп китәләр. Алар кереп китүгә көчле җил чыгып, кинәт кенә катырып җибәрә. Кич җитә, караңгы төшә, балыкчылар әйләнеп кайтмый. Кемнәр генә эзләмәде аларны! Балык заводыннан да, акваланг, вертолетлар белән дә эзләүчеләр килде. Халык аларның суга батуына ышанмады. Кыш буена төрле якларга чыгып та эзләделәр, әмма нәтиҗәсе булмады. Ярты ел узгач, Хәким абыйның гәүдәсен майда, Хәнифнекен июнь аенда табып, җәсәдләрен җиргә иңдерделәр.
Вафат булган егетләрнең берсе – Хәниф минем якын дустым Гөлфия Шамилованың ире иде. Бер мизгелдә өч кечкенә бала белән ялгыз калды Гөлфия. Алар мәктәп елларыннан ук дуслашып, очрашып йөрделәр.
Хәниф җитез, эшчән егет иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, шофер, тракторчы һөнәренә ия егетне хәрби хезмәткә чакырдылар. Ике ел хезмәт итте Хәниф. Егетен көтеп алды Гөлфия. 1982 ел азагында, Яңа елны каршылаганда, алар өйләнештеләр. Бер-бер артлы балалары туды. 1983 елда Данил, 1988 елда Эльвира дөньяга килде. Озак еллар күмәк хуҗалыкта комбайнда, тракторда эшләде Хәниф. Республикада, районда алдынгылыкны бирмәде. Авыл тормышы, аның яшәеше белән кызыксынды, гел актив булды. Комбайнда эшләгән акчасына авылда беренчеләрдән булып өр-яңа машина сатып алды. Тынгысыз егет тагын бер җаваплы урынга – балыкчылар бригадасына эшкә керде. 1994 елда Гөлфия һәм Хәниф Шамиловлар гаиләсендә өченче бала булып Фәнил дөньяга аваз салды. Хәниф фаҗигале рәвештә вафат булганда төпчеге Фәнилгә нибары бер яшь иде. Әмма тырыш, инсафлы әниләре – балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Гөлфия Гариф кызы өч баласын җил-яңгыр тидермичә, яхшы тәрбия биреп үстерде. Данил белән Фәнил икесе дә армия сафларында хезмәт иттеләр. Кызы Эльвираны барлык йоласына туры китереп, зурлап кияүгә бирде. Кадерле әнисе, Хәнифнең әти-әнисе, туганнары, үзенең абый-җиңгиләре аңа һәрчак терәк, таяныч булдылар. Гөлфиянең әнисе – авылыбыз шагыйрәсе Мөзәянә апа Гәрәева кызына гомере буе таяныч булып яшәде. «Күңелем тулганда, йөрәгемне сагыш басканда әнкәйнең изге теләкләре язылган хатларны кулыма алам, аның шигырьләрен кат-кат укып чыгам, шулар миңа көч бирә. Әниләрнең хәер-фатихасы бәлаләрдән саклый торгандыр инде», – ди Гөлфия ханым.

Мөзәянә апа кызы Гөлфиягә мондый юллар багышлаган:

Ап-ак кар бөртекләредәй
Күңелеңдә ак нурлар.
Гомерең буе сиңа юлдаш
Булып алар балкырлар.
Балаларың иңнәреңә
Авыр йөкләр салмасын.
Игелекле хезмәтеңне
Алар дөрес аңласын.
Һәрчак ярдәм итеп сиңа,
Янәшәңдә булсыннар.
Тормыш арбасын тартканда
Алар да булышсыннар.
Балаларыңның бәхете
Синең бәхет булсын ул.
Синең өчен бәхет кошы
Йолдыздай балкысын ул.
Туганнарыңның җылысын
Һаман тоеп яшә син.
Тормыш сынауларын үтеп
Ялкын булып яшьнә син.
Елмаюлар шат йөзеңә
Нур гына өстәсеннәр.
Шатлык җилләре яныңнан
Кагылмый үтмәсеннәр.

Язмышына шулай язылгандыр, Гөлфия ханымның кияве – Эльвираның ире Илдар да юл һәләкәтенә очрап фаҗигале төстә вафат булды. Югары белемле, уңган Эльвира ике кечкенә баласын кочаклап ялгыз калды. Тагын йокысыз төннәр, күз яшьләре... Ничекләр түзде икән Гөлфия?!. Бер көн генә дә эшен калдырмыйча, тулы бер коллективны җитәкләп, ата-аналар белән дә уртак тел табып, эшен җиренә җиткереп башкарды ул. Гөлфиянең төпчеге Фәнил, Боерган урта мәктәбендә яхшы билгеләренә генә укып чыгып, Чаллының сәүдә-технологик колледжында технолог белгечлеге алды. 2017-2018 елларда Севастополь шәһәрендә хәрби-диңгез флотында зур десант корабле «Азов»та хезмәт итте. Тырыш, зирәк, белемле егет армиядән «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» дигән мактаулы исем белән кайтты. Бүген Чаллыда яши. Әле шушы көннәрдә генә Гөлфия якыннары, балалары белән җыелышып, кыз сорарга барды. Озак еллар ялгызы яшәгән кызы Эльвира да кабат үз бәхетен тапты, ире белән өч бала үстерәләр, матур яшиләр. Әтисеннән 12 яшьлек булып калган өлкән улы Данил әнисенә олы терәк булып яшәде. Зур хужалык тоттылар, абзар тулы мал. Бабасы Мөбарәкҗанга охшап алтын куллы, техниканың «телен» аңлый торган егет әнисенең горурлыгы. 
Гөлфия Шамилова 40 елга якын Боерганда балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Җаваплы хезмәтендә зур уңышларга ирешкәне өчен 2017 елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде, 2020 елда «Мактаулы остаз» медаленә ия булды. Авыл җирлегендә уздырылган бер генә чара да аның катнашыннан башка узмады, озак еллар сайлау комиссиясе рәисе булып эшләде, районда узган мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашты. Бүген Гөлфия ханым Таулар авылы башлангыч классларында укыта. Һәр туган таңга сөенеп, эшеннән тәм табып, һәрчак елмаеп яшәгән, март башында үзенең 65 яшьлек күркәм юбилеен (65 яшь) билгеләп үткән дустыма һәрчак сокланам, аның белән горурланам.

Туганнары – Гөлфиянең олы терәге

Флүзә Сәлимова.
Тукай районы Боерган авылы.

Гөлфиянең әнисе Мөзәянә апаның кияве Хәнифкә багышлап язган мөнәҗәте:

Хәниф мөнәҗәте
Мөнәҗәтләр яза-яза,
Каләм тоткан кулым тала.
Гомерләрем үтеп бара,
Мөнәҗәтем сезгә кала.
Мөнәҗәтем багышлана
Суга баткан егет өчен.
Булган хәлне язар өчен
Ходай бирсен миңа көчен.
Көләч йөзле, киң күңелле,
Эшчән егет булып үсте.
Атасы һәм анасының
Иң сөйкемле улы иде.
Җитез кеше, уңган егет,
Барысына да тиз өлгерә.
Сөйгән кызы белән бергә
Гаилә корып җибәрә.
Шулай бәхет дәръясында
Гөрләп яшәгән чагында
Чулман дулкыннары аны
Тарттылар үз кочагына.
Октябрьнең салкын карлы
Унҗиденче көннәрендә
Балыкка дип чыгып китә
Бергәләшеп ике көймә.
Безнең егетнең көймәсе
Чайкаладыр дулкыннарда,
Көчле давыл бу көймәне
Ыргытадыр ерак ярга.
Башларына бер мизгелдә
Яшәү уйлары килгәндер,
Балаларым-газизләрем
Калалар диеп белгәндер.
Акчарлаклар, очар кошлар,
Нигә хәбәр итмәдегез?
Егетнең хәлләрен әйтеп,
Ник очыплар үтмәдегез?
Балам-бәгырем кайларда дип
Уйлады газиз ана.
Әти нигә кайтмый диеп,
Еладылар шул өч бала.
Суның көчле дулкыннары
Утрауга чыгарып салган.
Җансыз гәүдәң берьялгызы
Яр өстендә ятып калган.
Тыныч йокла, горур егет,
Синең хакта күп сөйләрләр,
Якыннарың, сөйгән ярың,
Ятим калган балаларың
Сине уйлап кабереңә
Гөлләр, чәчәкләр сибәрләр.

Фото Флүзә Сәлимовадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев