Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Керемнәре артып китсә дә, пособие алачаклар

Бу кемнәргә кагыла?

Күпбалалы гаиләләргә, керемнәре билгеләнгән күрсәткечтән бераз артып китсә дә, балага айлык түләү биреләчәк.
Премьер-министр Михаил Мишустин әйтүенчә, Хөкүмәт түләү билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте. Билгеле булганча, Президент Владимир Путин күпбалалы гаиләләргә пособие билгеләгәндә керемнәре бераз артып киткән очракта дәүләт ярдәмен күрсәтү тәртибен камилләштерергә кушкан иде.
Шуңа нигезләнеп, күпбалалы гаиләләр түләүне ала алсын өчен кирәкле норматив база булдырылган. Хәзер аларның кеше башына туры килгән кереме билгеләнгән күрсәткечтән 10 процентка кадәр артса да, ярдәм 12 айга озайтылачак.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпбалалы гаиләләр Пенсия акча