«Кеше китә – җыры кала» фильмында – Чаллы артисты
640
0
Ул нинди рольдә уйнаган?
«Татарстан яңа гасыр» телеканалыннан Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән күпсерияле «Кеше китә җыры кала» кинофильмы бара. Анда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Нурия Сәлахова, Лилия Минһаҗева, Руслан Әюпов, Физалия Габидуллина, театрда эшләп киткән Фердинанд Насретдинов һәм Айнур Фәхертдинов та төште. Шушы көннәрдә аларның берсе, төгәлрәк әйтсәк Руслан Әюпов белән очрашып, ни рәвешле әлеге проектка килеп эләгүе, тормышындагы һәм иҗатындагы яңалыклар турында сөйләшеп алдык.
– Руслан моңа кадәр кинода төшкәнең бар идеме? «Кеше китә – җыры кала» фильмына ничек эләктең?
– Минем клипларда төшкәнем булды. Казан театр училищесында укыганда «Ак чәчәкләр» фильмында күмәк күренештә уйнаган идек. «Кеше китә – җыры кала» фильмында төшү – беренче зур эшем. Мин Нариман ролендә уйныйм. Бу кинога эләгүем исә болайрак булды. Фильмның режиссеры Александр Далматов башта театрларда артистларның спектакльләрдә уенын карап йөргән. Үзенә ошаган типажлы артистларны сайлап, күңеленә салып куйган. Безнең театрдан мине, Нурия Сәлахованы, Лилия Минһаҗеваны, Физалия Габидуллинаны кастингка чакырдылар. Машинага төялдек дә киттек Казанга. Безгә әсәрне алдан җибәргәннәр иде. Шуның буенча кастингта этюдлар күрсәттек тә кайтып киттек. Нәтиҗәсен берничә ай көттек. Жюридагы Ирек Хафизовка яздым: «Ничек хәлләр?», – дип сорадым. Ул төгәл генә әйтмәде. «Борчылма, әйбәт булыр», – диде. Аллаһка шөкер, без кинога үттек һәм җәй көне съемкалар булды. Мин Хәкимулла белән Вәсфикамалның улы Нариманны уйныйм. Вакыйгалар 41-60нчы елларда бара. Бөек Ватан сугышы елларында бәләкәй Нариманны уйнадым, аннары зур егетне. Фильм туй күренеше белән тәмамлана.
– Аны төшергәндә кызык хәлләр булдымы?
– Булды инде. Без съемкалар вакытында Арча кунакханәсендә кундык. Яңгыр ява да ява, эшләргә ирек бирми. Шунда Александр Далматов: «Гөберчеккә барыйк, китапханәдә булса да төшерербез», – ди. Мин ишегалдында түбәдән тамган яңгыр белән уйнап торам. Мине төшереп алганнар. «Руслан, әйбәт күренеш, калдырабыз моны», – диде режиссер. Аннары яңгыр кирәк вакытта булмады. Бу очракта инде кемдер савыт белән чишмәгә суга йөгерде, икенче берәү күршегә баскычка кереп китте. Аннары түбәгә менеп су агыздылар. Шулай итеп яңгыр яуган күренешне төшердек. Бер көнне Яңа Җөри авылында төштек. Аннары без Александр Далматов белән Хәкимулланың әтисе Шәйхетдин яшәгән төп йортта, үзебез уйнаган өйдә кундык. Агач өй, йолдызлы күк, саф һава, кошлар сайрый – мәңге истә калырлык вакыйга. Кинога төшкәндә матай, тәгәрмәчле һәм «башмаклы» трактор йөртергә дә туры килде. Авыл баласы булгач, миңа бер дә авыр булмады. Башта бик күңелле иде, көн азагына арытты.
– Сезне фильмда кайчан күреп була?
– 20, 21, 22 серияләрдә уйнадым.
– Кинода төшү авырмы, спектакльдә уйнаумы?
– Кинога төшү авыррак. Анда артык уйнарга да ярамый, уйнап бетермәсәң дә дөрес түгел. Кайчакта берничә дубль төшерергә туры килде.
– Ролең үзеңә ошадымы?
– Әйе, ул уңай роль. Минем кебек җайлы, рәхәт кеше. Бәләкәй улыма да Нариман исемен кушармын дигән идем. Тик ул иске исем. Шуңа күрә бәләкәчебезгә Айзат дип исем бирдек. Абыйсы Айдан исемле.
– Руслан, син актив иҗат итәсең. Театрда уйнау өстенә телевизион тапшыруларда төшәсең, җырлар яздырасың. «Туган нигез» дигән җырың турында да сөйлә әле.
– Аллаһка шөкер, театрда да рольләрем күп. Иҗатта дөрләп яшим. Күптән түгел «Кәмит Җәвид» тапшыруында да булдым. Яңа җырым да чыкты. Ул Рәшит Бәшәр шигыренә Факил Сафин иҗат иткән «Туган нигез» җыры. Аны Рәшит абыйның юбилеена өйрәнгән идем. Үземә дә, тамашачыларга да бик ошады. Ришат Шәйхетдиновтан аранжировка ясаттым. Матур гына килеп чыкты. Сер түгел, авыллар, туган нигезләр бетә бит. Һәркемгә якын булган шушы тема күтәрелгәнгә бу җырны яраттылар. Җырчы Рәнис Габбасов та: «Күңелләргә үтә торган шәп җыр булган», – диде.
– Быелгы театраль сезонны нинди роль белән тәмамлыйсың?
– «Алтын алка»да бай малае Гарифҗанны уйнадым. Кызыклы роль булды.
– «Сөяркә»дә уйнарга теләмәдеңме?
– Режиссер Фирдүс Сафин эшләргә тәкъдим итте. Икенче балабыз туарга тора иде, шуңа күрә рольдән баш тарттым. Хатыныма күбрәк булышасым килде.
– Җәйге ялларны ничек уздырырга җыенасыз?
– Яшь бала белән еракка барып булмас, ике яктан әти-әниләр янында һәм үзебезнең Чаллыбызда гына булырбыз.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев