Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кеше ни өчен тазара?

Тазаруга нәрсә сәбәпче? Ябыгырга теләп тә, килограммнар кимемәсә, нишләргә? Бу сорауларга психолог Чулпан Рәхмәтуллина җавап бирә.

Океан артында соңгы елларда симерү чиренең эпидемиягә әйләнүен  ишетеп беләбез. АКШта һәр ике кешенең берсе артык авырлыктан җәфалана. 
Ә менә соңгы мәгълүматларга караганда, Русия халкы да симерә башлаган. Моның сәбәпләре нидә икән? Бу сорауга психолог Чулпан Рәхмәтуллина җавап бирә. 


Авыру. Беренчедән, моның сәбәбе ниндидер авыру булырга мөмкин. Әгәр ябыгырга тырышып та, инде озак вакыт, әйтик ярты еллап авырлык кимеми икән, анализлар биреп, сәламәтлекне тикшертергә кирәк. Туклануны да күздән кичерегез – артык майлы ризыклар, камыр ризыклары яратучылар бар. Спорт белән җитәрлек дәрәҗәдә шөгыльләнәсеңме, моңа да игътибар итү мөһим.


Стресс. Икенче сәбәп стресс булырга мөмкин. Ниндидер мәсьәлә озак вакыт хәл ителмәсә, без аңа ияләшкән кебек булабыз. Тормышыбызның сыйфаты бозыла – ашауның тәмен, көннең матурлыгын, аралашуның рәхәтен күрми башлыйбыз. Тик бу көн саен кабатлана, шуңа безгә башкача яшәү мөмкин түгел сыман тоела башлый, һәм без бу борчылудан котылырга да тырышмый башлыйбыз. Мондый вакытта кеше рәхәт мизгелләр татырга теләп, үзенә чипслар, казылык кебек “дөрес булмаган” ризыклар белән тукланырга, ешрак чәй эчеп алырга, тәмлүшкәләр ашарга рөхсәт итә.

Үч итеп тазару. Өченче сәбәп – үч итеп тазару. Гаҗәп тоелса да, болай да булырга мөмкин. Кечкенә балаларга игътибар итсәгез, салкын көнне кайберләре бияләй кими. Туңса туңа, тик әнисе әйткәнне эшләми. Өлкәннәрдә бу ничек күзәтелә соң? Әйтик, иренә ачу итеп хатын-кыз матур булырга теләми. Мондый хатыннар фикеренчә, ире аның тырышлыгына, матурлыгына лаек түгел.  Шуңа да ябыгырга тырышмый.Ул моны аңсыз рәвештә эшләргә мөмкин, янәсе фигуралы хатын белән торасың киләме – тот капчыгыңны!

Саклану чарасы. Яшь кызларда тазару саклану чарасы да булырга мөмкин. Нечкә күңелле кызлар ир-атларның игътибарын, тышкы кыяфәтенә карата әйтелгән әдәпсез сүзләрен бик авыр күтәрергә мөмкин. Шуңа алар “мине тынычлыкта калдырсыннар өчен ямьсез булырга кирәк” дигән фикергә килә. Танышлары арасында фаҗига булса, яки кинода персонажның чибәрлеге аркасында бәлагә таруын күрсәләр дә бу уйлары ныгый.  

Ихтыяр көче җитмәү. Иң еш очрый торган сәбәп ул – ихтыяр көче җитмәү. Ябыгырга теләү, бу хакта әйтү бер нәрсә, төгәл план буенча конкрет эшләр башкару – икенче. Авырлык киметүнең ысуллары күп. Алар арасыннан үзеңә туры килгәнне табарга кирәк. Моның өчен мәгълүмат җыярга, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә, акча тотарга, режимыңны үзгәртергә туры киләчәк. Бу җиңел түгел. Аннары кеше, әйтик, 20 килограммга ябыгуны максат итеп куя. Тик моңа бер-ике айда ирешү берничек тә мөмкин түгел. Система булу, әз-әзләп үзгәрешләр кертү мөһим. Ә теләгән нәтиҗәгә ирешмәгәч, кеше максатына да кул селтәргә мөмкин.


Ябыгырга теләгән кешегә, психолог күзлегеннән, нәрсәләрне истә тотарга кирәк соң?


1. “Ябыккач, үз-үземнән кәнагать булачакмын” түгел, “бүген, хәзер, ничек бар, шулай яратуга лаекмын”. Балагызны бар кимчелекләре белән яраткан кебек, үз фигурагызны да кабул итәргә тырышыгыз. 
2. “Мин ямьсез. Болай килеш кеше янында йөрү оят” дип ачуланып ябыгу файда китерми. Ябыккан очракта кимегән килограммнар да сөендермәячәк Балаларны йомшак сүз белән үгетләгән кебек, түзәргә тырышыгыз. 
3. Ирешә алырдай, әйтик, бер айда 2 килограмны киметү максатын куегыз. 
4. Бер еллык, зур план түгел, әлегә 30 көнлек (бер айлык) план төзегез. 
5. Планда сезнең режимга, сезнең яшәү рәвешенә туры килгән, башкара алырдай эшләрне генә билгеләгез. Гаиләгез, балалар зыян күрмәсен, артык арырлык булмасын.
6. Якыннарыгыздан теләктәшлек белдерүләрен сорагыз. “Минем ябыгасым килә – булышсагыз рәхмәтле булыр идем, булыша алмыйсыз икән, кыстамагыз яме”, – дип алдан ук кисәтеп куегыз.
7. Кечкенә булса да ирешкән уңышларыгыз белән уртаклашыгыз, язып барыгыз, үзегезне мактагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: симезлек тазару психолог