Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Кешеләр укымый дигән фикер дөрес түгел”

Татар телендәге яхшы газеталарны халык бик тиз алып бетерә.

Газета-журналларны, китапларны күп укыйм инде мин. Өйгә дә яздырам, сатып та алам.

Минем гел газета-журналлардан да, компьютердан да нәрсәдер укуым кайчак хатынга гына ошап бетми. Минем өчен борчылыпмы, әллә озаграк яшәтәсе килепме, җитәр, укыма, күзеңне бетерәсең, ял ит ди. Ә үзе яхшы язмаларны укыганнан соң үзенә сөйләгәнне ярата. Нигә укып торсын инде ул озын язмаларны, мин бит аңа аларның эчтәлеген кыска гына итеп сөйләп бирәм. Шулай да хатын мине “тәрбияләргә” онытмый. “Тирә-ягыңа кара, — ди ул, — синең кебек газетага беркеп ятучылар азаеп баралар бит. Алар баш ватмыйлар, нәрсәгәдер кайгырып уфтанмыйлар, илдәге тормыш, сәясәт өчен борчылмыйлар, теге яисә бу язманы укыгач, көрсенеп мәкалә язарга утырмыйлар. Хәзер кешеләрнең бар уе байлык туплау, чит илләрдә ял итү, рәхәт, матур тормышта яшәү турында гына. Ник башыңны катырып укыйсың ул газета-журналларны?” Сүз уңаеннан үзе эшләгән оешмадагы электрик вазыйфасын башкаручы, яше инде 70тән узган картны да мактап алырга онытмый. Янәсе, әнә, вакытын юк-бар белән уздырмый, акча эшли.

Чыннан да, подъезддагы 15 фатирда миннән башка берәү дә язылмый газета-журналларга. Шуңадырмы, минем почта тартмасына күбесенчә атнага бер тапкыр гына салалар газеталарны. Хәлне ачыкларга тырышып Почтамтка да чылтыратып карадым, сайтта телефоннары күрсәтелгән, ә җавап бирүче юк. Электрон адреслары да бар, әмма хатлар бармый. Мөрәҗәгатьләрне кабул итәргә тиешле 8-800-100-00-00 телефоныннан да робот кына җавап биреп утыра, проблемалар булса почта элемтәсе бүлегенең үзенә барырга куша.

Почтага йомышы төшүчеләр бик күп, анда һәрвакыт чират. Барысы да зарлана, ә операторлар аз, җитешә алмыйлар. Җитмәсә безнең элемтә бүлеге бик зур биләмәдәге торак йортлар халкына хезмәт күрсәтә. Хат ташучыларга да авыргарак туры килә. Аларның хезмәт хаклары да әллә ни түгел инде. Операторларның да эшләре күп, акчалары аз. Шуңа да бирегә эшкә килергә атлыгып торучылар юк. Мөгаен чираттагы реформаны почта системасында үткәрергә кирәктер. Кайсыдыр журналдан Япониянең тәүлек буена эшләүче элемтә бүлекләре турында укып гаҗәпкә калган идем. Алай ук булмаса да, безнең Русиядә дә почтаның эшен тамырдан үзгәртәсе иде. Почтальоннардан да, башка хезмәткәрләрдән дә сәүдә әйберләрен саттырып интектермәсеннәр иде, почтаның бит функциясе бөтенләй башка.

Ахры кул селтәдем дә, килергә тиешле газеталарны киосктан сатып ала башладым, анда да әле өлгерсәң генә, татар телендәге яхшы газеталарны халык бик тиз алып бетерә.

Хатынның кешеләр укымый дигән фикере бик дөрес түгел түгелен. Әнә бит, транспортта да, урамда да, билгеле инде, өйләрендә дә барлык кеше телефон экранындагы интернетка, ватсапка, инстаграмга чумган. Бармаклары бертуктаусыз экран буйлап йөгерә. Хатын үзе дә ватсапта аралашырга, яндекстан рецептлар чүпләргә ярата. Югыйсә үзенең өч дистәләп кулинария китаплары бар. Әле мин газеталардан кисеп әллә никадәр рецептлар да тоттырам үзенә.

Җәүдәт ХАРИСОВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта