Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кешеләрне «эләктерергә» кирәк

“Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей- интернат мәктәп укучылары белән очрашты.

Медиатүгәрәккә йөрүчеләргә ул интернет киңлекләрендә, басма матбугатта үз караучыларын, укучыларын булдыру буенча киңәшләр бирде.

Белгечләр фикеренчә, кешеләргә көн саен төрле чыганаклардан 3 меңләп мәгълүмат килеп ирешә. Шуларның кайсылары игътибарны җәлеп итә? Алар арасында син эшләгән видеосюжет яки мәкаләгә урын бармы? Лайклар җыю өчен нишләргә кирәк?

«Бүген без үзебез дә рейтинг өчен, лайклар өчен көрәшәбез. Мавыктыргыч та, авыр да хезмәт. Киләчәктә  үзегезне мәгълумат  тармагында күрергә телисез икән, хәзердән үк «эләктерә» торган темалар сайлап, аны кызыклы итеп җиткерергә өйрәнә башларга кирәк» ,- диде тәҗрибәле журналист.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев