Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кеше гомере белән уйнамыйк

Менталитет та башка. Бу гражданин да өч көн эшләгән, шәһәрне, урамнарны белми, махсус категориясе юк. Ә аның салонында 15-20 кеше.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясендә гадәти булмаган матбугат конференциясе узды. Бу август аенда кеше гомерләре өзелүгә китергән фаҗигаләр белән бәйле. 5 юл –транспорт һәлакәтендә дә кешеләр үлгән. “Бу фаҗигаләр шәһәрнең төрле урыннарында, тәүлекнең төрле вакытында булган. Бөтен җирдә юлның сыйфаты яхшы. Моның өчен башкарма комитетка, шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт.  Үлемгә китергән “дтп”да кеше факторы беренче урында тора. Берәүләр тизлекне арттырган, икенчесе тиешсез урыннан борыган, өченчес исерек килеш руль артына утырган. Шундый ваемсыз кешеләр аркасында күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт килде”, - ди шәһәрнең баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков.  

Саннар чыннан да уйландырырлык. Ел башыннан шәһәрдә 310 юл-транспорт һәлакәте булган,  анда 12 кеше үлгән, 383 кеше төрле дәрәҗәге имгәнүләр алган. 2020 елның 7 ае нәтиҗәләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак булырга этәрсен иде. “Узган  елның шул чорында 7 кеше, ә ел буена 11 кеше вафат булды. Димәк без, хәзер үк былтыргы күрсәткечне уздык”, - ди Радий Зәкиевич.  

Күңелсез статистиканы балалар катнашындагы хәвеф-хәтәрләр дә тулыландыра.  Быел балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 58 бала зыян күргән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,8%ка артык, зыян күрүчеләр дә 5,5%ка арткан. “Монда җәяүлеләр юлында балаларны бәрдерү, балаларны куркынычсызлык каешы белән беркетмәү дә керә. Коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә балалар урамда йөрү кагыйдәләрен онытып бетерделәр. Шуңа күрә яңа уку елы башланганда әти-әниләр балаларны юлларда дөрес һәм куркынычсыз маршрут буенча  йөрергә өйрәтсеннәр иде. Аеруча беренче сыйныф балаларына моны сеңдерергә кирәк. Хәзер караңгы тиз төшә, шуңа күрә киемнәрдә яктырту эффектлары булган элементлар булсын иде”, - ди баш инспектор.  

Ул шәһәр урамнарында рейдлар үткәрү дәвам итәчәген дә әйтте. “Безнең максат юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны җәзага тарту түгел, кеше гомерләрен саклау. Миңа тәртипсез кешеләрне җаваплылыкка тартуга карганда,  юлларда кагыйдәләр буенча тәртипле йөрүчеләрне бүләкләү күбрәк ошый. Эшмәкәрлекне “буасыз” дисәләр дә, без җәмәгать транспортын тикшерүне дә туктатмыйбыз. Соңгы рейдта бу өлкәдә 30-40 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Кайберләре техник яктан төзексез, кайберсе 18 кеше урынына 30 кеше утырткан. “Газель” бәрелү нәтиҗәсендә сәламәтлеген югалткан кешеләр белән сөйләшкәнебез бар. Алар тулы газельгә утыруларына үкенәләр, бер көнне югалткан булсам, әйбәтрәк булыр идем диләр ”, - дип чыгышын дәвам итте Р.Кадийков.  

Шушы көннәрдә инспекторлар ялган права күрсәткән маршрут автобусы шоферын токарлаганнар. Ул якын чит ил кешесе, линиядә өч көн генә эшләгән. 

Автобус штраф стоянкада. Хәзер маршрут хуҗасы белән эш алып барыла. Без гастарбайтерларның пассажир йөртүләренә каршы, чөнки алар җирле халыкның телен белми. Менталитет та башка. Бу гражданин да өч көн эшләгән, шәһәрне, урамнарны белми, махсус категориясе юк. Ә аның салонында 15-20 кеше. Бездә мәгълүматлар базасы бар, пассажирлар йөртүчеләр шул базадан карап шоферлар турында белешмә ала алалар.  

Р.Кадийков шәһәрдәге җәмәгать тарнспортының 80%ында видеотеркәү камерасы булуын әйтте. Тик юл кагыйдәләрен  санга-сукмаучылар аларны эшләтми икән. Чөнки камера аларның кагыйдәләрне бозуын теркәп бара.  

Юлларның олысы да, кечесе дә сак булуны, җәяүлеләрдән дә, машина йөртүчеләрдән дә кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Саксызлык секунд эчендә кеше гомере өзелүгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә өеннән чыгып киткән һәр кеше үзен генә түгел, кадерле кешеләрен дә уйлап, юлларда кагыйдә буенча йөрсен иде. Шул вакытта гына юллар гаиләләргә кайгы –хәсрәт китермәс.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев