Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кешеләргә булышу рәхәтлек бирә

"Кайчагында авыру кешегә бер җылы сүз дә җитә. Ул авыртуларын онытып, өенә кайтып китә", - ди 4нче шифаханәнең профилактика бүлеге фельдшеры Раилә Соколова. Менә шушы гади хакыйкатьне истә тотып, ул 25 елдан артык Чаллы халкына медицина ярдәме күрсәтә. Раилә ханым тумышы белән Алабуга районы кызы. Гаиләдә алты бала үскәннәр алар....

"Кайчагында авыру кешегә бер җылы сүз дә җитә. Ул авыртуларын онытып, өенә кайтып китә", - ди 4нче шифаханәнең профилактика бүлеге фельдшеры Раилә Соколова. Менә шушы гади хакыйкатьне истә тотып, ул 25 елдан артык Чаллы халкына медицина ярдәме күрсәтә.

Раилә ханым тумышы белән Алабуга районы кызы. Гаиләдә алты бала үскәннәр алар. Кыз кечкенәдән үк кешеләргә булышырга яраткан. Совет чорында табиб, шәфкать туташы - дәрәҗәле һөнәрләрдән саналган. Кешеләргә булышмыйча яши алмаган яшүсмер кыз язмышын сәламәтлек саклау тармагы белән бәйләргә карар кылган. Ата-анасының, укытучыларының хәер-фатихасын алган да, Курганга медицина училищесына укырга киткән.

Биредә укыганда да кешелекле, тырыш, ярдәмчел булуы белән яшьтәшләреннән аерылып торган якташыбыз. Практика вакытында тиз арада авыруларның яраткан табибына әйләнгән ул. Диплом алгач, Удмуртиянең Грахов районы Югары Игра поселогына эшкә җибәргәннәр үзен. Биредә сәламәтлек саклау пунктында 13 ел бүлек мөдире булып хезмәт куя. Монда да тиз арада абруйлы хезмәткәргә әйләнә. "Кайда гына эшләсәм дә, мин беренче чиратта кешеләргә ярдәм итүне максат итеп куям. Хезмәтем белән кемгәдер булышсам, миннән дә бәхетлерәк кеше булмый", - ди ул.

Раилә Соколова 1989 елда Чаллыга килә. 4нче шифаханәнең профилактика бүлегенә фельдшер булып эшкә урнаша. Монда да намуслы хезмәте, авыруларга игътибарлылыгы белән коллективта тиз арада хөрмәт казана ул. "Мин Раилә Михайловна белән очраклы рәвештә генә таныштым. Шифаханәгә килгәч, невропатолог бүлмәсен эзләп йөргәндә, каршыма мөлаем йөзле, уртача яшьтәге бер ханым килеп чыкты. Минем кемне эзләвем белән кызыксынды, аннары өченче каттагы табиб бүлмәсенә озатып куйды. Шуннан бирле Раилә ханым миңа гел булыша. Дару эчкәндә дә телефоннан шалтыратып, аңардан киңәш сорыйм, теге яки бу табибка барыр алдыннан да аның фикере белән кызыксынам. Ул бер вакытта да авырыксынмый гына авыруларга киңәшләрен бирә. Кызганычка каршы, аның кебек ихлас, кешеләргә эчкерсез булышучы табиб-шәфкать туташлары аз хәзер. Бөтен өмет Раилә Михайловна кебек өлкән буында. Исән-сау вакытта яшьләр алардан үрнәк алсын иде", - ди 32нче бистәдә яшәүче Рәзинә Гәрәева.

Раилә Соколова хезмәтеннән ямь табып яши. Аның янына килгән һәр кеше рәхмәт әйтеп чыга. Үз эшен яратып башкаручы фельдшер өчен моннан да зур бәя юк! Хезмәттәшләре дә аны хөрмәт итә. "Раилә апаны авырулар да, без дә бик яратабыз, чөнки ул ихлас, ярдәмчел. Кыскасы, олы йөрәкле, әйбәт кеше, үзе эшен җиренә җиткереп башкаручы фельдшер", - диләр аның турында шифаханәдә.

Раилә ханым үзе турында күп сөйләргә яратмый. "Кечкенәдән бу һөнәргә гашыйк идем. Яңа шифаханәдә, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы табиб, шәфкать туташларыннан торган дус-тату коллективта эшләвем белән бәхетле. Шуның белән горурланып, җитәкчеләребезгә рәхмәт әйтә-әйтә, һәр көнне яраткан эшемә барам", - ди ул. Ә биредә аны мең төрле проблемалары белән авырулар көтә. Ул аларның барысына да ярдәм итәргә тырыша. Кешеләргә булышу аның күңеленә рәхәтлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев