5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Үз зарыбыз да чиктән ашкан...
Телевидение каналының кайсын гына ачсак та, Донецк, Луганскидагы атыш-үтерешне күрсәтәләр. Украина Радасында власть бүлешү, кара тәнле афро-америкалыларның баш күтәрүе турындагы бәхәс-дебатлар тынып тормый. Сүз дә юк, әлеге проблемаларның әһәмиятен беркем дә инкарь итми. Хөкүмәт җитәкчеләренең сәяси амбицияләре аркасында кырылган гади халык, хатын-кызлар һәм балалар бик тә кызганыч. Ләкин, үз проблемаларыбыз...
-
Мәчет таныклык бирә
Татарстан Диния нәзарәте никахлашучылар өчен 2015 елдан бердәм таныклык кертергә җыена. Ул су билгеләре белән сакланган, саннары, серияләре күрсәтеләчәк, "Госзнак" ширкәтендә басылачак.
-
Музейда – Коръән күргәзмәсе
Дөньяда мөселманнар өчен иң изге китап - Аллаһыдан иңгән Коръән. Башка дин тотучылар да аның иң камил, гадел булуын таныйлар. Алай гына түгел, галимнәр, язучылар изге китапның теленә сокланалар, мәгънәви яктан бөеклеген таныйлар. Совет чорында халыкны диннән ваз кичтерергә тырышып, аять, сүрәләрне хурладылар, изге басмаларны яндырдылар. Без татарлар да шушы...
-
Кешеләргә булышу рәхәтлек бирә
"Кайчагында авыру кешегә бер җылы сүз дә җитә. Ул авыртуларын онытып, өенә кайтып китә", - ди 4нче шифаханәнең профилактика бүлеге фельдшеры Раилә Соколова. Менә шушы гади хакыйкатьне истә тотып, ул 25 елдан артык Чаллы халкына медицина ярдәме күрсәтә. Раилә ханым тумышы белән Алабуга районы кызы. Гаиләдә алты бала үскәннәр алар....
-
Бакчаларга барудан да мәхрүм булырбызмы? –
дип хафалана пенсионерлар. Чөнки шәһәр бюджетының 2015 елга планлаштырылган чыгымнар маддәсендә ташламалы категорияле халыкны бакчаларга йөртүгә узган елгы сумма, ягъни 15 млн сум гына бүленде. "Бензинга бәяләр артуын исәпкә алсак, талоннар тагын да кимрәк булачак", - ди шәһәр советы депутаты Илдус Камалов. Шәһәр советының даими комиссияләрендә депутатлар 2015 елга бюджетны...
-
“Кайнар элемтә” эшли
Мәктәпкәчә белем бирүгә һәм балалар бакчасына ата-ана түләүләрендәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар элемтә" телефоннары оештырды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы телефоны - (843) 294-95-08 - эш көннәрендә иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшли. Чаллы буенча мәгариф идарәсе белгече Фәррахова Флюра Габдулла...
-
Билгесез солдат көне
Ниһаять, Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу өчен 3 декабрь Билгесез солдат көне итеп игълан ителде. Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, бу көн илебездә беренче тапкыр билгеләп үтелде. Бөтен ил буенча Билгесез солдат каберләренә, Мәңгелек ут янган мемориалларга чәчәкләр салынды....
-
Владимир Путин Россиянең киләчәге турында!
4 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Дәүләт Думасына чираттагы мөрәҗәгать белән чыкты. Телевизор каршына җыелган россиялеләрне исә Президентның илдәге икътисадый вазгыять һәм социаль мәсьәләләр турындагы чыгышы аеруча кызыксындырды. Владимир Путин үзенең чыгышын Украинадагы хәлләрдән башлады. Җитәкче сүзләренә караганда, Украинадагы хәлләрне сәяси калыпка салмыйча, әлеге ил икътисадына ярдәм күрсәтергә кирәк....
-
Урамнарны туктаусыз чистартачаклар
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Абдуллин урамнарны кардан тәүлек әйләнәсе чистартырга тәкъдим итте. Бу "Автомобиль юллары предприятиесе" хезмәткәрләренә генә түгел, йорт идарәсе компанияләре хезмәткәрләренә дә кагыла. Бу турыда ул гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында әйтте. "Төнлә кар тагын явачак. Ә ул болай да бик күп...
-
Яңа маршрут ачыла
12 декабрьдә, ниһаять, барыбыз да түземсезлек белән көткән яңа трамвай линиясе сафка баса. Тиздән Яр Чаллы проспектын күңелле гөрелтегә күмеп, тәүге пассажирларын утырткан трамвайлар яңа сәфәренә кузгалыр... "Электр транспорты" ҖЧҖеннән хәбәр итүләренчә, яңа линиядәге вагоннар 9, 10 һәм 11нче маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк һәм, иң мөһиме, пассажирларын озаклап көттермәячәк. Вагон...