Кешеләргә ярдәм итүдән ямь табам
Гомеренең 40елдан артык өлешен “Энергетик” мәдәният сараенда хезмәт итүгә багышлаган ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаеваның директор вазифасыннан китүе турындагы хәбәрне шәһәрдәшләр төрлечә кабул итте. Күпчелеге: “Энергетик” мәдәният сараен аннан башка күз алдына китерә алмыйбыз”, - дип борчылды. Икенчеләре Гөлзада ханымны нигә эштән җибәрделәр икән дип кызыксынды. Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан, Гөлзада Мөхәммәтовна белән әңгәмә кордым.
– Гөлзада ханым, директорлыктан үз теләгегез белән киттегезме? Бу адымыгыз өчен үкенү хисләре кичермисезме?
– Мин җитәкче вазифасыннан, гариза язып, үз теләгем белән киттем. Озак эшләдем, җитәр. Аллаһка шөкер, акылым да, тырышлыгым да җитәрлек. Бу сыйфатлар күп бала үстергән, 90ны тутырып үз акылында килеш якты дөньядан киткән әниемнән күчкәндер, мөгаен. Ул: “Бер вакытта да җебемәгез, һәрвакыт частой (часовойлар кебек тез) басып торыгыз”, - дия иде. Шәһәребез мәдәниятн үстерү өчен күп хезмәт куйдым. Алар берсе дә үкенерлек түгел.
Мин өйгә караганда “Энергетик” мәдәният сараенда күбрәк булдым. Балалар тугач, 58нче көндә эшкә чыктым. Һәр көнне иртән улларымны күтәреп, Элеватор тавына әниләргә илтеп, эшкә бара идем. “Энергетик”ка иртәнге 6да килеп, иң соңыннан, “Бинабыз исән-сау төн чыксын”, -дип белгән догаларымны укый-укый, кайтып китә идем. Җитәкче булу кем әйтмешли, - “бетле тун” кию белән бер. Хезмәткәрләрне дә, бина төзеклеген дә кайгыртырга кирәк. Мәдәният хезмәткәрләренә дә план куялар. Әйтик, бер кварталга 150 мең кешегә хезмәт күрсәтергә, 3 миллион сумга якын табыш алырга тиеш. Иҗат кешеләре белән эшләү дә бер дә җиңел түгел. Бинага капиталь ремонтны ясап бетердек, шуңа күрә тыныч күңел белән җитәкчелектән киттем. Хәзер үземне тулысынча иҗатка багышлыйм. Моңарчы вакытым җитми иде. Чаллыдагы 30% кеше турында мәгълуматым бар. Энциклопедия төзи, китап яза башласалар, Чаллы гына түгел, Казан кешеләре дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Республикада төзелеш тармагы оешуга 100 ел тула икән, шушы көннәрдә төзүчеләр турында мәгълүматлар сорадылар. Әлеге тармакта эшләгән Чаллының данлыклы кешеләренең исем фамилияләрен, телефоннарын язып бирдем.
– Сезне белешмәләр бюросы дисәм дә ялгыш булмас...
– Минем шәһәребезнең төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт иткән кешеләр турында мәгълуматлар тупланган дәфтәрем бар. Ул минем өстәл китабым кебек. Ел ахырында исемлектәге кешеләрне барлыйм. Мәгълуматларны төзәтәм, тулыландырам. Киләсе елдагы юбилярларны барлап куям. Аларны онытмыйм да, оныттырмыйм да...
– Гөлзада Мөхәммәтовна, шәһәрдә һәр тармакта эшләүчеләрнең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Сәүдә өлкәсендәгеләр күләгәдә калган кебек.
– Чыннан да бу һөнәр ияләре читтә калган иде. Сентябрь аенда алар өчен зур бәйрәм оештырырга планлаштырабыз. Бу юнәлештә эш башланды инде.
– Димәк, сез мәдәният эшеннән китмәдегез?Әле һаман да мәдәни проектлар өстендә эшлисез?
– Мин методик кабинет җитәкчесе булып күчтем. Аллаһы боерса, үземнең проектларымны дәвам итәм. “Учак”, “Ял” клублары, якташлык җәмгыятьләре очрашулары узачак. Быел 2нче шәһәр хастаханәсе ачылуга 50 ел тула. Мин аны ачуда катнашкан идем. Төп чаллылылар бәйрәмен уздыру да миңа рәхәтлек бирә.
– Катлаулы тормыш юлы үтсәгез дә, сезне картаймас Гөлзада диләр... Моның сере нидә?
– Мин һәр яңа туган көнгә сөенеп, кешеләргә ярдәм итеп, тормыштан ямь һәм тәм табып яшим. Берәүгә “Шәһри Чаллы” газетасын яздырып шатландырам (Газета килгән саен шалтыртып рәхмәт әйтәләр) , икенчесен хастаханәгә салырга булышам, өченчесенең якын кешесен соңгы юлга озатырга ярдәм итәм. Игелекле гамәлләр кылу - саваплы гамәл. Бу эшләрне дәвам итәр өчен җитәкче булу кирәкми бит.
– Дусларың булу кирәктер?
– Аллаһка шөкер, алар миндә җитәрлек. 4 -горкомның беренче секретаре, 11- мәдәният идарсе башлыгы, 5 мэр белән эшләдем. Аларның һәркайсының үз холкы, үз таләпләре. Аларның барысы белән дә уртак тел табып, килешеп, киңәшләшеп, иңне-иңгә куеп шәһәр халкына хезмәт иттек. Бүгенге мэр Наил Мәһдиев кешене аңлый, хезмәтен бәяли белә торган җитәкче. Аның белән күзгә-күз карап ихлас сөйләшү дә яшәүгә көч бирә. Үз йортлары белән яшәүче Әхәт Вәлияров карчыгы белән бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Безгә гел күчтәнәчләр китереп тора. Владимир Бузин беренче чәчәкләрен китерә, кәрҗин-кәрҗин алма ташый. Күчтәнәчләр белән кызларны сыйлыйм. Артист дусларым да күп. Күптән түгел, моңлы җырчыбыз Люция Мостафиналарда булып кайттым. Аллаһы боерса, киләсе елга аның 80 яшьлек юбилеен уздырабыз.
– Гөлзада ханым, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бара... Сез һәрвакыт сәхнәдән телнең бөеклеге, аны кадерләргә кирәклеге турында искәртәсез.
– Бу темалар мин үткәргән чараларда һәрвакыт “кызыл җеп” булып сузыла. Мин очрашу-кичәләрдә туган телләр, халыклар дуслыгы, Чаллы тарихы турында да сөйлим. Безнең 170 еллык пристань, 105 еллык Элеватор, данлыклы Үзәк урам бар. Монда элек партия комитеты, Госбанк эшләгән. Автогигант, шәһәр төзүчеләрен искә алам. Беренче “КАМАЗ төзелеше ударнигы” исемен алган бизәүче Салиха Хәбибрахманованы да оныттырмыйм. Бистә бәйрәмнәрендә шунда яшәгән данлыклы, шәһәр тарихында эз калдырган шәхесләр турында сөйлим. Узган җомгада Рябинушка бистәсендә бәйрәм уздырдык. Анда Сайрус һәм Рабит Батуллиннарның әнисе Мөкарәмә ханым, данлыклы сыер савучы Сәлимә Шәрипова һәм беренче автобус йөрткән, сабантуйлар батыры Нәгыйм Мөҗәһитов турындагы хәтирәләрне яңарттым. Кешеләр үз заманнарының батрыларын белергә тиешләр.
– Сезнең тавышны Чаллыда олысы-кечесе дә таный. Кешене тыңлата алырлык итеп сөйли дә белергә кирәк бит әле.
– Бу осталыкка мине Казан театр училищесында укыганда күренекле артистлар Фатыйма Ильская, Оркыя Кудиловскаялар өйрәтте. Мин авызымнан чыккан һәр сүз халыкка тәрбия бирсен дип тырышам. Шәһәр тарихы турындагы хатирәләремне укучылар да кызыксынып тыңлый.
– Гөлзада ханым, яңа җитәкчегә нинди теләкләрегез бар?
– Венера Садирова – шәһәр мәдәниятендә билгеле кеше. Аның “Энергетик” мәдәният сараенда булган традицияләрне югалтмыйча, буыннар чылбырын өзмичә эшләвен телим. Мин үземә кадәр җитәкче булып эшләгән кешеләрне онытмадым. Ул да онытмасын иде. Киләчәктә Чаллы халкын рухи яктан баету өчен бергә эшләргә насыйп булсын. Мин ярдәм итәргә, тәҗрибә уртаклашырга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев