КФУ галиме: Көз 19-20 сентябрьдә киләчәк
599
0
Профессор сүзләренчә, бу айда уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәк.
Сентябрь аенда уртача һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Климатик үлчәүләр буенча, быел ул 19-20 сентябрьгә туры килә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.
“Яз тәүлекнең уртача температурасы +10 градуска җиткәндә һәм 10 градустан югары булганда, ә көз температура +10 градустан түбән булганда башлана”, - диде галим.
Юрий Переведенцев сентябрьдә уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәген әйтеп узды. Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча бездә сентябрь суык булмаячак. Явым-төшемнәр дә норма чикләрендә, ягъни 50 мм чамасы тәшкил итәчәк”, - дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев