Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык шәһәрне кардан чистартырга чыкты

Шимбә көнне шәһәрне кардан чистартырга өч меңнән артык кеше чыкты. Идарә компанияләре, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, шәһәр Советы депутатлары, студентлар, мәктәп укучылары сквер һәм бульварлар, йорт яны һәм мәктәп янынарын, тротуарларны, тукталыш павильоннары янындагы мәйданчыкларны чистарттылар.

Шәһәрнең барлык өч районында 24 км чамасы тротуар тәртипкә китерелде.  

Төзүчеләр бульварында 18 нче мәктәп янындагы тротуарны активистлар һәм ТИҮ рәисе, мәктәп укучылары, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, иҗтимагый киңлекләрдә Башкарма комитет хезмәткәрләре эшләде.

Мэр Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрне кардан чистарткан шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерде. Ул башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевка йорт түбәләрен кардан һәм боз сеңгеләреннән чистартуга да игътибарлы булырга чакырды. «Бөтен җирне берьюлы кардан чистарту мөмкин түгел. Түбәләрдән кар шуып төшү куркынычы булган урыннарны койма белән уратып алырга, белдерү язып куярга кирәк. Кешеләр мондый урыннарда йөрмәсен, машиналарын да тиешсез җирләргә куймасыннар иде. Бәла-каза аяк астында йөрми, сак булырга кирәк», - диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы