Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Хат ташучы... анализ алачак?!

Соңгы вакытта «Русия почтасы” бик активлашып китте әле.

Менә Түбән Новгородта бер яңа проект сынала: хат ташучыларны тәүге медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. Шушы проект кысаларына 700 почтальон кан басымы үлчәргә, канда шикәр дәрәҗәсен тикшерергә, экспресс-анализ ясарга өйрәтелгән.
— Ерак районнарда, бигрәк тә авылларда, почта - халыкның җыелу, хезмәт күрсәтү урыны, һәм бу юнәлешне үстерү мөһим. Бу гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, — дигән бу җәһәттән “Русия почтасы” генеральный директоры Николай Подгузов.
Чын булса, хат ташучылар халыкка дару да сатачак, ди. Шуны беләсе иде: кайчан бу хезмәт ияләре халкыбызны матбугатка яздырып, үзләренең турыдан-туры бурычлары белән шөгыльләнә башлар икән?

 

https://kiziltan.ru/news/14071-hat-tashuchy-analiz-alachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев