Хезмәт министры аз керемле гаиләдәге 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләү күләмен атады
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт министры аз керемле гаиләдәге 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләү күләмен атады

Өстәмә акча төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә булачак.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков аз керемле гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.

«Мондый гаилә төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә пособие алырга мөмкин. Бу Россиядә уртача 6 дан 12 мең сумга кадәр була», — диде Котяков «Россия 24» телеканалы эфирында.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде. Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пособие

Нет комментариев