Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Килен булып төшәчәк өйне төшемдә күрдем»

Мәхәббәт тарихы.

Мин һөнәрем буенча – укытучы. Башкортстанның Авыргазы районы Тукай авылында өч ел укытканнан соң, күңелем каядыр еракка тартыла башлады.  Уфа университетында бергә укыган курсташым, дустым Равилә 1988 елда мине Брежнев шәһәренә (ул чакта Чаллы Брежнев дип атала иде) чакырды: «Кил, Зөлфирә, бергә  күңеллерәк булыр, сиңа монда ошар», – диде. Мин, әлбәттә, аның сүзен тыңладым һәм август аенда поездга утырып, Брежневка килдем. Дөресен әйтим, бу шәһәр миңа ошады, эчендәге чисталык та күземә чалынмый калмады һәм мин каланы «ак шәһәр» дип кабул иттем.
«Яңа урын, яңа кешеләр... Бер-ике ел эшләп карармын да, тагын үз якларыма кайтып китәрмен», – дип уйладым. Әйе, уйлавын уйладым, әмма ләкин шул урында бөтенләйгә торып калырмын дигән уй башыма да кереп чыкмады. Миңа тулай торактан урын бирделәр, шәһәребезнең бер мәктәбенә биология укытучысы булып эшкә урнаштым. Ә дустым Равилә, мин килгән елны кияүгә чыгып, тулай торактан малосемейкага күчеп китмәсенме! Менә сиңа мә... Үзе чакыра, үзе кача дигәндәй, торып калдым берүзем чит-ятлар арасында. 

Сентябрь аенда мәктәптә укулар башланып китте һәм мин баш-аягым белән балаларны укыту һәм тәрбия эшенә чумдым. Шәһәр миңа торган саен күбрәк ошый барды. Мин яңа дуслар таптым, актив тормыш белән яшәргә тырыштым: төрле бәйгеләр, әдәби түгәрәкләр, иҗади кичәләр берсен-берсе алыштырып торды. Ул чараларның барсына да мин бик рәхмәтлемен, чөнки алар мине чыныктырды, канатларымны ныгытты, тормышның матур бизәкләрен танырга һәм күрергә өйрәтте... 

Яраткан кешемне – булачак тормыш иптәшемне дә мин нәкъ менә шундый чараларның берсендә очратырмын кебек тоела иде. Ә хәл бөтенләй көтмәгәнчә килеп чыкты. 1 сентябрь – белем көнендә, ыспай костюм кигән, кулына кара дипломат тоткан таныш булмаган егет мин эшләгән мәктәпкә тантаналы линейкага килгән иде. Безнең күзләребез очрашты, гүя арабызда күренмәс җепләр сузылды, бераз сөйләшеп тә алган булдык. Менә шул көннән инде безнең дуслыгыбыз башланды. Ул мине «Батыр» кинотеатрына кино карарга, ә мин аны төрле кичәләргә чакырдым. Аның миңа биргән беренче бүләге – чәчәк бәйләме һәм «КАМАЗ» кибетләрендә талонга гына сатыла торган чия төсендәге көзгеле иннек иде. Мин аны бик яратып кулландым. Очрашулар һәм тулай торак ишеге төбенә кадәр озатулар дәвам итте. Әкренләп дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. 
Үзем килен булып төшәчәк өйне, бик күп алдан, төшемдә күрдем мин: өйнең формасы, урыны, эчендәге бүлмә ишекләре һәм ул ишекләрнең кайсы якка ачылуы – барысы да кинодагы кебек, төсле булып исемдә калды. Һәм мин анда барысын да белеп, икенче тапкыр кайткандагы сыман кайттым. Шулай итеп, матур июнь аенда никахыбызны, ә августта кызыл туебызны гөрләтеп үткәреп җибәрдек. Туй буласы көнне егетләр-кызлар бергә җыелып, су буйлап, акчарлаклар җырын тыңлый-тыңлый «Метеор» белән очып кайтып төштек. Калган кунаклар автобус белән килеп җитте.

Ишегалдына кереп тулдык, мәш киләбез. Шунда, безнең тавышларны да уздырып, каты безелдәп, кемнеңдер бал кортлары күче белән бакчадагы алмагач кәүсәсен тулаем чолгап алды. Бу күренешне кунаклар яхшыга, муллыкка, бәхеткә юрадылар. Шулай, матур гына яшәп киттек, бер-бер артлы балалар дөньяга килде, тормышыбыз тагын да түгәрәкләнде, ишәйде.

...Әйе, кайчандыр, туган йорттан бер чемодан тотып чит җирләргә киткән һәм шул җирләрне үз итеп, яратып, шунда төпләнеп калган гади авыл кызының бүгенге көндә үз тормышы, үз дөньясы һәм үз гаилә учагы бар! Аллаһка шөкер! Юлларымда игелекле яхшы, ярдәмчел кешеләр очратканы, һәрвакыт кыйбламнан тайпылдырмыйча дөрес юл күрсәткәне өчен Ходаема мең рәхмәтлемен!

Алдагы көннәрдә дә тыныч имин дөньяларда, җан тынычлыгында, якыннарыбызның кадер-хөрмәтен тоеп, һәр туар таңга сөенеп, яратып һәм яратылып яшәргә насыйп булсын һәммәбезгә дә!

Зөлфирә Рамазанова
Фото ru.freepik.com сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев