Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елда 147 йорт яңартылачак

2017 елда капиталь ремонт программасына Чаллыдан 147 торак йорт кертелгән. Татарстан төзелеш министрлыгы бу эшләр өчен 1,2 миллиард сум акча бүлеп биргән. Киләсе елда барлыгы 2 миллион квадрат метр торак төзекләндерелергә тиеш. Бу 78 мең кешенең йорты яңартыла дигән сүз.

Республикада барысы 1129 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Әлеге максатлар өчен 5 миллиард сумнан артык акча тотыла.

Капиталь төзекләндерү эшләре өчен подрядчылар региональ оператор һәм җирле хакимият тарафыннан сайлап алына. Дөрес, быел әлеге процесс тавышлы булды: подрядчылар тендер үткәргәнче билгеле иде. Алар тендерга хәтле фасадларны җылыта һәм торбаларны алыштыра башладылар.

- Конкурс сузыла, ул озак бара торган процедура. Кагыйдә буларак, нәтиҗә май аенда ясала. Ә майда... Августта объектларны тапшырырга кирәк инде. Кем шундый кыска вакыт эчендә моның кадәр эшне башкарсын? Бу мөмкин түгел, - дигән иде башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин ул вакытта. - Компания эшләрне быел эшләп бетерергә өлгерми икән, киләсе елда аңа беркем дә акча түләми. Шуңа күрә теләсә кайсы бюджет оешмасы шулай эшли, бу нормаль күренеш.

Шәһәр халкын исә капиталь ремонтның сыйфаты кызыксындыра.

Гөлназ СИБАТОВА:

- Мин капиталь ремонт программасыннан канәгать. 2010 елда безнең иске йортыбызны танымаслык итеп яңарттылар. Эшләрнең сыйфаты да зарланырлык түгел. Аллага шөкер, подъездыбыз чиста, фатирларыбыз якты һәм җылы.

Фаяз ХУҖИН, эшмәкәр:

- Тулаем алганда йортны яхшы ремонтладылар. Казан белән чагыштырганда Чаллыда йортлар чиста, матур. Әмма подъездларны ямьсез буяулар белән буйыйлар, аларның сыйфаты да мактанырлык түгел. Җәй буяганнар иде, көз куба да башлады.

Саҗидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, пенсионер:

- Мин 50нче бистәдә яшим. Капиталь ремонт вакытында аш бүлмәсенең тәрәзәсен пычраттылар. Чистарак эшләсеннәр иде. Гомумән, соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыкта ТОСларның эшен уңай бәялим. Алар халыкка беренче чиратта кирәкле эшләрне башкарырга тырышалар. Әйтик, җәй көннәрендә ишек алларын чәчәк түтәлләре, әкият геройлары белән бизәделәр. Бу күпләргә ошады. Бакчалары булмаган өлкәннәр чәчәкләрне карап, тәрбияләп үстерделәр.

Ирек ӘХМӘТОВ, шофер:

- Ишегалларындагы юлларны төзекләндерү буенча да программа булсын иде. Кайберләрендә машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмый. Миңа ишек алларындагы газоннарга машина кую да ошамый. Урынны сатып алдык дип, йозакка бикләп куялар. Ярый акча бюджетка керсә...

Фәридә ГАЙСИНА, мәдәният хезмәткәре:

- Аллага шөкер, йортлар, подъездлар яңартыла. Халкыбыз шул чисталыкны, матурлыкны сакласын иде. Балаларын тәртипкә өйрәтсеннәр, безнең подъездга тимер ишек куйганның икенче көнендә үк оятсыз рәсем ясап киттеләр. Мин шәһәр халкын тәрбияле, тәртипле булырга чакырам. Ә вандаллардан штраф түләтергә яисә ишек, диварларны үзләреннән чистарттырырга кирәк.

Мәрьям ВӘЛИЕВА, студент:

- Капиталь ремонттан соң йортлар шундый матурая. Подъездларга видеокүзәтү җайланмасы да куелсын иде.

Шәһәрдәшләребез белән килешми мөмкин түгел. Капиталь төзекләндерелгән йортларны чиста һәм тәртиптә тоту - милекчеләрнең төп бурычы. Исегездән чыгармагыз: капиталь төзекләндерүгә, бюджет акчасы гына түгел, халык акчасы да тотыла.

Зөлфи ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев