Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Кирәк икән – хисапчы, кирәк икән – артист

«Эштән беркайчан да курыкмадым», - ди үзе.

Ләйсирә Сәхибҗанованы Тукай районы Калмия авылының җаны диләр. Бөтен гомерен туган авылына багышлаган ханым бүгенге көндә клуб мөдире булып эшли. Туган ягын бик ярата, авылдашларын хөрмәт итә. 

Ул шушы авылда туган, биредә сигезьеллык мәктәптә укыган, Боерганда урта мәктәпне тәмамлаган. Бер ел колхозда хисапчы булып эшләгән. Яңа гына мәктәп бетергән кызга бу җаваплы эштә авылдашлары ярдәм иткән. Аннары ул Әлмәт сәүдә техникумында укып хисапчы һөнәрен алган. Калмиягә эшкә кайткан, авылдашына кияүгә чыккан һәм 16 ел саннар белән эшләгән: «Искра» колхозында хисапчы, баш хисапчы ярдәмчесе вазифаларын башкарган. 22 ел кайнана-кайната белән яшәгән, ире фаҗигале төстә үлгәннән соң да 9 ел бергә гомер иткәннәр. Ике бала үстергән. Билгеле инде, тормышы җиңел генә булмаган. Әмма Ләйсирә ханымны авырлыклар сындырмаган. Ул тырышлыгын, киң күңелен, активлыгын һәм тормышны яратуын беркайчан да югалтмаган. 

«Эштән беркайчан да курыкмадым. Тәвәккәл һәм кыю булдым. Ирем Фәнил вафат булганда 32 яшьтә идем. Ирем колхоз рәисен йөртә иде. Машинасын кабызып утырган да, искә исереп үлгән. Аңа 36 яшь иде. Йорт төзергә дип участок алган идек. Буш кырда өй төзү үземә калды. Башкарып чыктым. Ул чакта уты да, суы да, юлы да юк иде. Бер балама – 9, икенчесенә 3 яшь. Аларны үстерешергә кайнанам белән кайнатам булышты. Хәзер инде мин үземә хәйран калып: «Бу мин идемме?» – дим. Яшьлек белән кайгы да, авырлыклар да үтелгән. 2016 елда читтән торып, ИУЭПны (Идарә, икътисад хокук институты), Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамладым. Ике баламны югары уку йортында укыттым. Улым Фәрит Чаллыда полиция майоры, кызым Ләйсән юрист булып эшли. Өч оныгым бар. 2018 елда, 20 мең хезмәт хакы алып эшләгәндә, Чаллыдан ипотекага фатир алдым. Ай саен 27 мең сум түләп, Аллаһка шөкер, ипотекамны яптым», – ди ул. 

16 ел хисапчы булып эшләгәннән соң, бихисап отчетлардан һәм бертөрле эштән туеп, ул мәдәният өлкәсенә күчкән. Авыл халкы, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары белән бергәләп төрле мәдәни чаралар уздыралар. Авылны тәртиптә тотудан да читтә калмыйлар. Фольклор ансамбле, театр түгәрәге уңышлы эшләп килә. «Авыл халкы белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп эшләмәсәң, мәдәнияттә уңышка ирешеп булмый», – ди Ләйсирә ханым. 
Ул авылдашлары белән һәрвакыт элемтәдә. Мәдәният йортында кич утыралар, туган көннәр уздыралар. Спектакльләр, концертлар куялар. Кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Мәдәни чараларда төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре катнаша. 

Республика, районда узган чаралардан да читтә калмыйлар. Былтыр Азат Әгълиевның нәсел шәҗәрәсе белән «Гасырлар кайтавазы» республика бәйгесенең зона этабында икенче урын алганнар. 
Театр, фольклор коллективлары бәйгедә җиңгәч, мәдәният йортына принтер алганнар. 
«Яулык бәйрәме», чолганышта калган Ленинград көненә багышланган кичә, Әфганчылар бәйрәме – барысы да халык күңелендә урын алган. «Ләйсирә ханымның бер телем ипи турында хисләнеп сөйләве, ул авыр еллардагы хәлләрне күз алдына китерде», – диләр авылдашлары. 
Мәдәният йортында ниләр генә эшләмиләр алар. Кич утырып курчакларга киемнәр тегәләр. Махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә токмач кисәләр, рецептлар белән бүлешәләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Ләйсирә ханым үзе дә кәттәҗи, калфаклар чигәргә өйрәнгән. Аның матур итеп теккән, чиккән калфак-түбәтәйләрен күреп сокландым. Аларның һәрберсе үзенчәлекле итеп, зәвык белән бизәлгән. 

Ләйсирә ханымның тагын бер шөгыле бар, ул җир җиләге җыярга ярата икән. «Былтыр җиләк күп булды. Бишәр литрлы 44 чиләк җиләк җыеп саттым. Үземнең клиентларым бар. Җиләк җыю миңа азарт бирә. Чабыш аты кебек күңелем гел «Бүләк» аланына ашкына. Хәер, мин генә түгел, сезонда бөтен авыл халкы җиләкле аланда була», – диде ул. 
Язмам герое спортны да ярата. Дөрес быел, чаңгыда шуа алмый калган. Аның каравы, йөзәргә йөри икән. 
Ләйсирә Сәхибҗанова «Шәһри Чаллы» газетасын яратып укуларын да әйтте. «Газетада төрле катлам кешеләре өчен кызыклы язмалар бик күп. Җәй көне без «Пятачок»ка барып, җырлап, биеп, рәхәтләнеп ял итеп тә кайтабыз әле», – диде. 

Эчкерсез, ярдәмчел булганы өчен Ләйсирә ханымны авылдашлары ярата. «Мин кешеләргә ачу сакламыйм. Һәрбер кешенең җаен көйләп кенә торам. Ялгыш берәрсенә авыр сүз әйтсәм, үземне битәрләп йөрим. Кайнанам белән дә аңлашып яшәдек, бер-беребезне күз карашыннан аңлый идек. Хәзер балаларым да мине күз карашымнан аңлыйлар. «Әнинең күзләре зурая, димәк....» дип үзләре дөрес нәтиҗә ясап куялар», – ди ул. 
Ул Калмиянең талантлы кешеләрен дә яратып искә алды: «80 яшьлек Рафис Әхмәтнуров җырларга ярата. Рәссам Хәния Гәрәева нинди эшкә алынса да кулларыннан гөл тама. Мәктәп директоры Рузилә Фролова, китапханәче Энҗе Галиәхмәтова белән бар эшне бергәләп эшлибез». 
Мәдәният йорты иске булсада, биредә җылы, рәхәт. Бөтен җирдән миллилек бөркелеп тора. Авыл халкы татар-башкорт эстрадасы артистлары концертларына да теләп йөри. Авыл җирлеге башлыгы Радик Закиров сөенечле хәбәр җиткергән. Мәдәният йортын ремонтлау өчен смета әзерләргә кушканнар. Димәк, Ләйсирә Сәхибҗанова җитәкчелегендәге Калмия клубының тагын да гөрләячәге алда әле. 

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев