Киселгән карбыз алмагыз!
Табиб-эпидемиолог Фәридә Мостафина киңәшләре.
Август, сентябрь айлары карбыз белән сыйланып калыр өчен менә дигән вакыт. Чөнки аларның өлгергән чагы. Тик бу чорда алар белән агулану очраклары да арта. Мондый хәлләр ни сәбәпле килеп чыга соң, сәламәтлегеңне ничек сакларга? Бу сорауга 5нче хастаханәнең табиб-эпидемиологы Фәридә Мостафина җавап бирде.
– Фәридә Искәндәровна, ни өчен карбыз белән агуланырга мөмкин?
– Беренче сәбәп – агрохимикатлар кертелүдә. Алар яшелчә җиләк-җимешнең үсешен тизләтү өчен кулланыла. Бу матдәләр тиешле күләмдә кертелсә, кеше сәламәтлеге өчен зыяны юк, ә инде туфракта азотлы ашламаның күләме артып китсә, агулану ихтималы да арта. Икенчесе – пестицидлар. Бу матдәләр авыл хуҗалыгында үсемлекләргә зыян салучы корткычлар, чүп үләннәре белән көрәшүдә кулланыла. Гадәттә, аларны чәчәк ату чорында кулланалар. Агулануга китерүче тагын бер сәбәп – бактерия һәм микроблар. Алар карбыз кабыгыннан безнең организмга ничек эләгә соң? Юылмаган куллар белән җыйган вакытта, бер транспорт чарасыннан икенчесенә күчергәндә микроблар үрчи. Кеше сәламәтлегенә карбыз аша зыян сала торган торган тагын бер матдә – авыр металларның тозлары. Олы юлда барганда карбыз тутырылган, сатып торучы бик күп машиналарны күрәбез. Транспорт чараларыннан чыккан газлар карбызларның кабыгына сеңеп, аның эченә дә үтеп керә.
– Агуланмас өчен нишләргә?
– Санитар таләпләр үтәлгән, тиешле урыннан гына алыгыз. Урамда алган очракта да аларны кояш, тузан һәм яңгырдан саклаучы палаткалардан сайлагыз. Карбызлар җирдә ятарга тиеш түгел. Кабыгы шома, төсләре җете, җирдә яткан урыны саргылт төстә булырга тиеш, бу аның өлгергәнлеген дә күрсәтә. Шикле карбызларның буй-буй рәсемнәре күренер-күренмәс була. Кабыгында аксыл яки караңгы төстәге таплар, сыдырылган яки йомшарган урыннар булса да алмавыгыз хәерле. Беркайчан да киселгән карбыз алмагыз, чөнки аны кискән пычак антисанитар шартларда саклана. Ә җылыда микроблар аеруча тиз үрчи. Эченә килгәндә карбыз бары тик кызыл төстә булырга тиеш, аксыл, кишер яки сары төсмерләр булуы нитрат барлыгын хәбәр итәргә мөмкин. Сатып алган карбызны өйдә яхшылап юарга кирәк.
– Карбызны күпме ашарга ярый?
– Олы кеше өчен норма – 200-300 гр., иң күбе – 400 гр. Балалар өчен 100, 150 гр. Балаларга дигән өлешне карбызның үзәгеннән кисеп алырга тырышыгыз, чөнки нитратлар нигездә кабыкта һәм аның янында була. Хроник авырулар булган өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балаларга, авырлы хатын-кызларга карбызны чикле күләмдә ашарга тәкъдим итәм. Ашалып бетмәгән карбызны азык-төлек өчен пленка белән ябып, суыткычта саклагыз. Бер көннән ары тотмагыз. Карбызны башка ризыклар, аеруча сөт, алкоголь белән берьюлы ашамау хәерле. Чөнки ашказаны-эчәк трактына аларны бергә эшкәртү авыр.
– Карбыз ашаганнан соң күңел болгану, косу күзәтелсә, температура күтәрелсә нишләргә?
– Табибка мөрәҗәгать итегез. Медицина учреждениеләреннән ерак урында булсагыз, күп итеп чиста су эчәргә тырышыгыз. Хәлегез булса, үзегезне косарга мәҗбүр итегез. Абсорбентлар кулланыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә, авырлы хатын-кызларга, балаларга тиз арада табибка бару кирәк. Шуны да истә тотыгыз, агулану нитратлар, эчәк инфекциясе аркасында гына килеп чыкмый, карбызда фруктоза күләме аеруча күп, ә ул күп кенә ризыклар белән килешми. Ул очракта да шул ук метеоризм, эч китү күзәтелә. Бу билгеләр сезнең организмның фруктозаны эшкәртә алмавы турында искәртергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев