Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Китап укыйк" бәйгесе җиңүчесенә бүләкне Зифа Кадыйрова тапшырачак

Бүгенге көндә «Шәһри Чаллы» газетасында “Китап укыйк” дип исемләнгән бәйге бик актив бара. Ә катнашучылар өчен тавыш бирү этабы исә иң кызыклысы санала.

Әйтергә кирәк, конкурста 12 кеше катнаша. Катнашучылар арасында Чаллыдан гына түгел, Татарстанның башка районнарыннан да актив газета укучыларыбыз бар. 

Бәйге шартлары буенча, катнашучылар безгә китап турында язган дүртьюллыкларын язып җибәрделәр. Бүгенге көндә тавыш бирү этабы бара. Ул 23 март 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шуңа да актив булыгыз! 

Ә без исә, үз чиратыбызда, танылган язучы Зифа Кадыйрованың култамгасы куелган «Яраларың белән яратырмын...» дигән китабын бүләк итеп әзерләдек. Бәйге җиңүчесенә бүләкне Зифа Кадыйрова үзе тапшырачак! 

Тавыш бирү монда бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев