Когогин махсус хәрби операция зонасында
1283
0
Ул танкистларга гуманитар ярдәм тапшырды.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр янына барды. Ул Бөтенроссия халык фронты вәкилләре белән бергә танкистларга автотехника, җиһазлар, кирәк-яраклар тапшырды.
«Барысы да Җиңү өчен!» дигән девиз астында җыелган акчага алынган ныклы тукымадан эшләнгән костюмнар, дизель генераторлары, квадрокоптерлар, УАЗ машинасы, квадроцикллар һәм башка кирәк-яраклар фронтның алгы сызыгындагы хәрбиләргә аеруча кирәк. «Бу әйберләр сезгә Җиңү юлында ярдәм итәчәк. Фронтның алгы сызыгында бу әйберләр беркайчан да артык булмый», – диде ул.
«КАМАЗ» ГАҖ коллективы, җитәкчеләре гуманитар ярдәм җыюда даими катнашалар. «Автогиганттан 199 млн сумлык 465 тоннага якын гуманитар йөк, шул исәптән 9 йөк машинасы, 3 җиңел машина, 7 квадроцикл, запас частьләр, шиннар, генераторлар, төзелеш материаллары, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар озатылды», – дип хәбәр итте автогигантның матбугат хезмәте.
Фото «КАМАЗ» ГАҖ сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев