Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан исәпләргә кирәк!”

Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев күпләрдә ризасызлык тудырган коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсенә тукталды.

Мэр түләүләр арткан очракта, халыкка аңлатырга кирәк, дип искәртте. «Мин күршеләр белән сөйләштем. Алар да бәяләр артуын әйттеләр. Безнең идарә итү компаниясе моны «мәгълүматлар базасында техник җитешсезлекләр чыкты» дип аңлатты. Мондый нәрсәләр булырга тиеш түгел. Халык ризасызлык белдерә икән, димәк яңадан исәпләргә кирәк. Тарифлар ел саен 1 июльдә генә үзгәрә.  Чаллыда җылылык өчен тариф илдә иң түбәне. Аның 1 гкалориясе 1758 сум», – дип искәртте мэр.

Ул башкарма комитет җитәкчеснең беренче урынбасары Илья Зуевка һәр очракны җентекләп тикшерергә кушты. «Идарә итү компаниясе хезмәткәре белән кулга карандаш алып, квитанцияне карап чыгарга кирәк. Бездә тарифлар артмады. Узган елгы кебек кыш та салкын булмады, быел кыш җылы», – диде.

«Кояшлы парк» микрорайонында җылылык өчен түләүне яңадан исәпли башлаганнар да инде. Бу «Автозаводский» МУПы карамагындагы барлык йортларга да кагыла. Мэр идарә итү компаниясе элгән белдерү турында да әйтте. Анда «Мәгълүматларны дөрес кертмәү сәбәпле, гыйнвар аендагы җылылык өчен февраль квитанциясендә яңадан исәпләнгән саннар булачак», - диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы