Композитор Эльмира Галимова: «Яңадан туып яши башлагандай булдым...»
Чаллы кызы, танылган композитор белән иҗаты һәм шәхси тормышы турында сөйләштек.
Чаллы кызы, танылган композитор Эльмира Галимова исеме сәнгать, мәдәният әһелләре арасында яхшы таныш. Көйләр иҗат итүдән тыш, ул күп кенә мактаулы исемнәргә дә ия. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан композиторлары һәм театр әһелләре берлекләре әгъзасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, М.Хәсәнов исемендәге Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе институты директоры. Бу дәрәҗәләргә ничек иреште икән соң шәһәрдәшебез? Бүгенге көндә ниләр белән мәшгуль? Киләчәккә планнары нинди? Шушы көннәрдә үзе белән очрашып, әңгәмә корып алдык. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Быел сез Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында тамашачыларга «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән 7нче авторлык концертыгызны тәкъдим иттегез. Аны кемнәр оештырырга ярдәм итте? ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та хатыны белән килеп, кичәдә сезгә изге теләкләрен ирештерде.
– Бу концертымны фәкать үз көчемә, үз акчама гына үткәрдем. Аллаһның рәхмәте яусын, Рифкать Нургалиевич ул көнне эше бик тыгыз булса да концертыма килде. Аның җәмәгате белән залга килеп керүен күргәч, үзем дә шаккаттым һәм бик сөендем. Сценарийда аның чыгышы юк иде. Ул сәхнәгә менеп, чәчәкләр бүләк итте. «Эльмира Мөнирова безнең җитәкчебез, композиторыбыз да булды. Ул фән белән иҗатны бергә алып бара. Без аның белән горурланабыз. Мин кайда гына эшләсәм дә, иҗатны алгы планга куйдым. Эльмирабызга иҗади уңышлар телим», – диде.
– Эльмира, иҗатыгызның чишмә башы кайдан башлана?
– Мин Чаллының Элеватор тавы бистәсендә туып-үстем. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә талант бирә, аны вакытында күреп, үстерә белергә генә кирәк. Аллаһка шөкер, минем әти-әнием, әбием, тәрбиячеләрем, укытучыларым талантымны күреп, дөрес юлга керттеләр. Миңа 3 яшемдә, әни миңа кыйбатлы пианино сатып алды. Тиз арада «Бакчаларга керәм» җырын уйнарга өйрәндем. Моны күреп, әти-әнием уен коралын бушка алмаганнарына сөенделәр. 4 яшь тулгач әнидән ноталар китабын алдырдым. Максатка омтылучанлыгым шуннан башлангандыр да. Балалар бакчасына йөргәндә спектакльләрдә гел баш рольләрдә уйнадым. Бәйрәмнәр җитсә, мине тәрбиячеләр киңәшмәләрдә катнаштыралар иде. Нинди шигырь, нинди җыр җырларга икәнен бергәләп хәл иттек. Мин еш кына төрле чараларда чыгыш ясый башладым. Шуңа күрә мәктәп программасындагы шактый темаларны үзлегемнән өйрәндем.
– Беренче җырыгыз кайчан туды?
– Музыка мәктәбендә укыганда, 9 яшемдә Әхмәт Рәшит сүзләренә «Ана сагышы» исемле җыр яздым. Аннары «Яраткан песиемә», «Туган ягым – Чаллы» иҗат ителде. Соңгысына тукталсак, аны язгач, әни мине «Сердәш» ансамбле җитәкчесе, үзешчән композитор Ринат Гобәйдуллин янына алып барды. Ул җырны тыңлады да: «Сеңлем, җитлеккән җыр килеп чыккан!» – дип, мине мактады. Ринат Гобәйдуллин иҗат юлымда миңа беренче фатиха бирүче булды.
– Сезгә композитор Луиза Батыр-Болгари да кечкенә вакытыгызда ук зур өметләр баглаган бит.
– Чаллыда «Тургай» балалар җыр бәйгесендә ак күлмәктән үзем язган җырны башкарып финалга үттем. Анда миңа танылган композитор Луиза Батыр-Болгари үзенең исеме язылган ваза бүләк итте. «Бу кызчык зур композитор булачак, аның потенциалы җитәрлек», – дигән иде. 2007 елда Татарстан композиторлар берлегенә кабул ителгәч, Луиза апа янына килеп: «Мин шул кыз бит!» – дигәч, аптырап китте. Мине кочаклап: «Уңышлар телим!» – диде.
– Сез бер үк вакытта язучы да, театр артисты да, композитор да булырга хыяллангансыз.
– Әйе, берничә һөнәр үзләштерергә хыялланып йөрдем, чөнки мәкаләләр, хикәяләр язарга, спектакльләрдә уйнарга да ярата идем. Әмма музыка җиңде. 9нчы сыйныфтан соң Казан музыка көллиятенә укырга килдем. Музыка белгече (сольфеджио һәм музыкаль әдәбият укытучысы) һөнәрен үзләштердем. Шул ук вакытта вокал бүлегендә, Казан дәүләт консерваториясендә Рәшит Кәлимуллиннан дәресләр алдым. Музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, композитор булам дигән хыялымны тормышка ашыру өчен, Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә урнашасы килгәч, аспирантурага укырга кердем. Монда укуны тәмамлаганчы ук, кандидатлык диссертациясе якладым. Аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында телевидение, кино, театр факультетын җитәкләдем, «Ля Примавера» оркестрында башкарма директор булып эшләдем. Нинди генә эшкә алынсам да, әти-әниемнең: «Кызым, безнең йөзгә кызыллык китермә», – дигән сүзләрен истә тотып, башлаган эшне җиренә җиткереп үтәдем.
– Сез «Сөембикә канаты», «Кол Шәриф» опералары авторы да. Соңгысына бераз тукталып үтсәк иде.
– «Кол Шәриф» операсын ТАССРның 100 еллыгына иҗат иттем. Аны язганда операның милли булырга тиешлеген беренче максат итеп куйдым. Казан ханлыгында ул вакытта нинди аһәң булган? Менә шуны сизәргә, тоемларга һәм тамашачыларга җиткерергә тырыштым. 4 акттан торган 2,5 сәгатьлек опера уңышлы килеп чыкты. Быел «Мирас» фестивалендә андагы «Безнең тормыш», «Сөмбел ана белән Юлбарысбәк» дуэты, «Мин ант итәм» дип исемләнгән арияләр башкарылды. Соңгысы операның асылын аңлата торган кисәк. Әсәрдә Коръәндә язылган сүрәләрдән алынган Аллаһы Тәгаләнең безгә әйтелгән васыятьнамәсен һәм Кол Шәрифнең халыкка, җәмгыятькә әйтәсе килгән теләкләрен, татар халкының киләчәге турында борчылу уйларын ишетергә мөмкин. Концерттан соң: «Кол Шәрифнең йөрәк тибешен сиздек», – диючеләр дә, елап чыгучылар да булды. Операның нигезендә тарихыбызны барлау, бердәмлек, әти-әни, гаилә тарихы, гаилә кыйммәтләре турында уйланулар ята. Бүгенге вазгыятьтә бу операны кую зарур дип уйлыйм.
– Сабантуй гимны турында да сөйләгез әле.
– ТР Рәисе: «Сабан туен милли төсмерләргә баетыгыз, аның үзенең гимны да булсын» – дигәч, мине Бөтендөнья татар конгрессына чакырып алдылар. «Төрле урыннарда башкарырлык гимн кирәк», – диделәр. Мин аның сүзләрен дә, көен дә үзем яздым. Төрле чараларда башкару өчен өч төрле оркестровка ясадым. Аны Айрат Ганиев та, Иркен Мостафин да бик оста башкара.
– Иҗатыгызга миллилек каян килгән соң?
– Беренче чиратта – тәрбиядән. Әти-әнием гел эштә булганга күрә, без күбрәк әби белән үстек. Ул безгә кечкенәдән әкиятләр укып, татар халык җырларын тыңлатып үстерде. Әти-әни эштән кайткач, әти гармунда уйный, без кушылып җырлый идек. Мәктәптә дә татар сыйныфында укыдым. Нәсел шәҗәрәмдә бөек шәхесләр булганын үскәч кенә белдем. Язучы Мөдәррис Әгъләмовның әнисе Әминә апа белән минем Мөнирә әбием бертуганнар булган. Талант берничә буын аша кабатлана диләр бит. Иҗатыма бу да тәэсир итми калмагандыр. Мәсәлән, «Сөембикә канаты» операсының либреттосын (шигырен) тулысынча үзем яздым. Аны Разил Вәлиевка күрсәткәч: «Ничек шулай яза алдыгыз?!» – дип шаккатткан иде. Әнием ягыннан исә без Гөлшат апа Зәйнашева белән туганнар. Ул моны вафатына 1-2 ел элек калгач кына белде. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров белән дә ерак туганнар икәнбез. Бу турыда сөйләп йөргәнем юк, горурланам гына. Аларны искә алуым рухларына дога булып барсын. Әлеге шәхесләребезнең татар милләтенә калдырган иҗади мирасы бәһасез.
– Эльмира, син авыр сынаулар үткән кеше дә бит әле...
– Аллаһы Тәгалә сөекле бәндәсен сынауларга дучар итә, диләр бит. Консерваториянең бишенче курсында укыганда әтиемнең ашказаны асты бизе шартлап, эчке әгъзаларын яндырган иде. 9 ай аның белән хастаханәдә яттым. Аннары 1,5 ел өйдә карадым. Ачык яраны даими чистартып, зарарсызландырып, тәки аякка бастырдык үзен. 38 кг-га калган әтине спортчылар өчен коктейльләр ашатып, нормаль хәлгә китердем. Аның белән хастаханәдә ятканда да укуыма хилафлык китермәдем. Инструментсыз музыка язарга өйрәндем. Консерваторияне кызыл дипломга тәмамлап, профессиональ композитор булдым.
– Илнар Гәрәев белән бәхетегез гомерле булмады, юлларыгыз аерылды. Кызыгыз әтисе белән аралашамы?
– Илнар белән яшәгән чор тормыш китабымның матур һәм күңелсез битләре. Язмышлар алдан языла диләр бит, безгә дә Аллаһы Тәгалә шундый язмыш насыйп әйләгән булгандыр инде. Без Илнар белән «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә танышып, дуслашып, кавыштык. Иҗади гаилә булып чыгышлар ясадык, дуэтлар җырладык, ләкин тормыш без уйлаганча гына бармады. Илнарның әнисе 55 яшендә кинәт үлгәч, әтисе икенче хатынга өйләнде. Ул вакытта мин каты авырап киттем. Германиянең Гамбург шәһәрендә бик катлаулы операция ясадылар. Клиник үлем кичердем. Хәлем бик авыр иде, 8 ай урын өстендә яттым. Аллаһка шөкер, аякка бастым. Яңадан туып яши башлагандай булдым. Илнар хәтта минем хәлемне дә белмәде. Шул вакытта гаилә тормышыбыз челпәрәмә килде дә инде. Мин чир белән көрәшкән арада, Илнар үги әнисенең сеңлесенә (племянницасына) өйләнде. Ул чорларны искә дә аласы килми... Кызыбызга да бик авыр булды. Ул чакта беренче сыйныфта гына укый иде. Аның шул еллардагы фотоларында күзләре гел моңсу. Шөкер, ул бик акыллы бала булып үсте. Анда безнең икебезнең дә уңай сыйфатларбыз бар. Бүгенге көндә Индира 10нчы сыйныфта укый. Музыка мәктәбенең вокал бүлеген тәмамлады, фортепьянода уйный, сәнгать юлыннан китәр дип уйлыйм. Әтисе белән бәйрәмнәрдә котлашабыз, әмма очрашмыйбыз. Шулай барыбызга да яхшы булыр дип килештек.
– Бу авыр хәлләрне ничек үткәреп җибәрә алдыгыз?
– Аллаһы Тәгалә һәм иҗатым көч бирде. Яраткан эшем аякка бастырды. Иҗатны, музыканы яратуым, янымда кызым, әти-әнием, абыем булу белән мин бүгенге көндә чиксез бәхетле.
– Эльмира, сез җитәкләгән институт ниләр белән шөгыльләнә?
– Быел безнең институтның юбилее. Бастыру өчен сигез фәнни хезмәт әзерләдек. Алар арасында Каюм Насыйри энциклопедияләре, «Татарстанның торак пунктлары» 3 томлыгы, энциклопедик белешмәләр, «Күренекле шәхесләребез» мультимедиа буклетлары, институтның юбилей альбомы бар. 4-6 декабрьдә юбилей кысаларында халыкара фәнни форум һәм башка чаралар да үткәрергә исәп тотабыз.
Фотолар Эльмира Галимованың шәхси архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев