Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Композитор Сәйяр Хәбибулинның юбилей концерты Мәскәүдә була

Юбилярны сәхнәдә Роза Хәбибуллина, Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Илдар Сәлахов, Әлфинә Әхмәтҗан котлаячак

 Композитор Сәйяр Хәбибулинның 90 яшьлегенә багышланган «Эзләдем, бәгърем, сине» концерты 7 февральдә Мәскәүдә, Татар мәдәният үзәгендә узачак. Концертның исеме «Эзләдем, бэгрем, сине» җырыннан, композиторның визит карточкасыннан башлана. Беренче булып аны легендар Илһам Шакиров башкарды.

Композитор Сәйяр Хәбибулин гомере буе иҗат иткән. Ул татар җырларына илле лирик көй язган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев катнашында узачак.

Юбилярны сәхнәдә шулай ук Татарстанның атказанган артистлары — Роза Хәбибуллина, Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Илдар Сәлахов, Әлфин Әхмәтҗан; Сөмбел Билалова, Гөлчәчәк Галәмова, Илнур Фәсхетдинов, Тәлгать Хасенов җитәкчелегендәге «Этносаунд» төркеме котлаячак.

Концерт кичке сәгать дүрткә планлаштырылган. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев