Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Көне-төне телефонда...» Баланы гаджетлардан ничек аерырга?

Клиник психолог – Римма Гуренко җавап бирде.

Смартфоннар замана чиренә әйләнде. Кемгә карама – кулында телефон. Берсе видеолар карап туя алмый, икенчесе көне-төне аралаша. Бу гаджетлар хәтта балаларның да яраткан уенчыгына әйләнде. Уеннар уйнап, төрле интернет-трендларны кабатлап, вакытларын социаль челтәрләрдә уздыралар. Балаларга ул ничек тәэсир итә икән соң? Телефон куллануны ничә яшьтән рөхсәт итәргә? Бәйлелектән котылып буламы? Сорауларыбызга клиник психолог – Римма Гуренко җавап бирде.  

–    Мобиль телефоннарсыз бүгенге яшәешне күз алдына да китереп булмый. Уңай яклары күп. Әмма зыяны да аз түгел диләр... 
–    Телефон ярдәмендә бер-берең белән тиз арада элемтәгә керә аласың, Интернет аша текст, аудио һәм видео мәгълүмат алу, аларны үзеңә булдыру мөмкинлеге бар. Әмма аның тискәре яклары да бик күп. Күз күреме начарлана. Җилкә-терсәк синдромы, ягъни кул чугында (аеруча уң ягындагысында), аркада авыртулар барлыкка килә. Психологик яктан да тайпылышлар күзәтелә. Телефонга бәйлелек башлана, балага башкалар белән аралашу кыенлаша, фикер йөртүе үзгәрә. Галимнәр дә телефон аша сөйләшүченең баш миендә үзгәрешләр барлыкка килүен ачыклаган. Шуңа күрә телефонда утыруның чамасы булырга тиеш.  

–    Балаларга көненә ничә сәгать карарга ярый соң? 
–    Өлкәннәр өчен мобиль телефоннарны куллану буенча закон юк. Бары тик тәкъдимнәр генә. Ә менә балалар һәм яшүсмерләр өчен кагыйдәләр бар. 2024 елдан мәктәпләрдә дәрес вакытында телефон куллану тыела. Сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч янаган очракта гына ярый. Шул ук елны Балалар сәламәтлеге милли медицина тикшерү үзәге методик тәкъдимнәр чыгарды. Аның буенча 1-2 сыйныфта укучылар телефонны көненә – 1 сәгать 20 минут, 3-4 сыйныфлар – 1 сәгать 50 минут, 5-9 сыйныфлар – 2 сәгать, 15 яшьтән өлкәнрәк балалар 2 сәгать 50 минут кулланырга тиеш. 

–    Кечкенә балаларга да тынычлансын дип, телефон тоттырып куялар. Ничә яшьтән бирергә рөхсәт ителә? 
–    Алда әйтелгән тәкъдимнәр закон көченә ия түгел. Бу сорауны ата-аналар үзләре хәл итә.  Алар компьютер, телефон, смартфонны бөтенләй дә сатып алмаска мөмкин. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) 2 яшьтән дә кечерәк булган балаларга телефон бирергә киңәш итми. 2 яшьтән 4 яшькә кадәр балаларга мультфильм, тирә-юньне өйрәнү тапшыруларын күрсәтергә була. Әмма көненә 1 сәгатьтән дә артык булмаска тиеш, анысы да ялга бүленеп кенә диелә. 5-9 яшьтәгеләргә дә 1 сәгать җитә. Бу очракта контентны тикшереп торырга кирәк. 14 яшькә кадәр балаларга сим-карта әти-әни исеменә сатып алына. Шуңа күрә җаваплылык та алар өстендә. 

–    Баланың смартфонга бәйлелеген ничек аңларга?
–    Бала смартфоннан аерыла алмый. Телефонны тартып алсаң, яисә чикләүләр куйсаң, ачуы чыга, елый. Андый балалар йокы, ашау, гигиена турында да оныталар. Гадәти тормыштан, спорт, дуслар белән уйнаудан кызык тапмыйлар. Хәтта депрессиягә бирелүчеләр бар. Чөнки алар гадәти тормыштан бәхет гормоны – дофамин алмыйлар.  Баланың мондый үзгәрешләренә һич тә күз йомарга ярамый.  

–    Телефонны тыйганда, бала елап, истерикага бирелсә, нишләргә? 
–    Бала смартфонны уенчык итеп кабул итә. Бүләк итсәләр, бөтенләй үзенеке сыман хис итә һәм кайчан тели шул вакытта уйный алам дип уйлый. Тартып алсаң, елау, истерика башлана. Бу очракта әти-әниләргә балага ипләп кенә куллану вакыты турында аңлатырга һәм бер позициядә торырга кирәк. «Әбиең бүләк итте, әмма сим-картаны без сатып алдык, акчаны да без түлибез. Синең сәламәтлегеңне кайгыртабыз, син борчулы, әмма син безне аңларга тырыш. Кагыйдәләр бар», – дип аңлатырга кирәк. 9 яшькә кадәр балалар өчен әти-әни – авторитет. Бу вакытта аларга аңлатуы җиңелрәк. Ә менә 11-13 яшьләрдәге балалар психологик яктан көчлерәк була: алар телләшә, үзенекен сөйләргә тырыша, әти-әниләрен тәнкыйтьли. 14-15 яшьтәгеләр белән тагын да авыррак. Бу яшьтә алар паспортка ия булалар. «Үзем сим-карта сатып алам», «мин үз-үземә хуҗа», – дигән төшенчә өстенлек ала башлый.  

–    Виртуаль тормышта озак утырмасыннар өчен нишләргә соң?
–    «Балаларыгыз барыбер үзегезгә охшаячак, иң элек үзегезне тәрбияләгез!» – дигән инглиз мәкале бар. Бала тугач ул бу тормыш турында әле берни дә белми, аңламый. 6 айлык булганчы төп ориентирны, бәйләнү объектын сайлый. Соңыннан генетик программа эшли башлый. Ул зурларга нәрсә ошаганын, нәрсәгә игътибарлы булуларын күреп өйрәнә. Әти-әни булу – җиңел эш түгел. Гаджетлар ясауда иң акыллы кешеләр җәлеп ителгән. Смартфоннарны бүгенге көндә тулысынча тормыштан алып атып булмый. Балаларга да катгый рәвештә тыярга ярамый. Дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә дә мин әти-әниләргә иң беренче чиратта: «Нинди бала үстерәсегез килә? Балага телефон алганда нинди максатны күздә тотасыз?» – дип сорыйм. Җаваплар төрле. Кемдер телефонны баланың иминлеге өчен борчылып ала. Икенчесе башкалардан аерылмасын, кимсетелмәсен өчен. Яхшы билгеләргә генә укыганы өчен алып бирүчеләр дә бар. Әмма шуны аңларга кирәк: гаджетлар кочаклый да, туп белән уйный да алмый. Ата-аналарның балалары белән уртак шөгыльләре булырга тиеш. Алар гадәти тормыштан да бәхетле мизгелләр кичерергә мөмкинлеген аңлатырга тиеш. 

–    Белгечләргә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә кирәк? 
–    Балада телефонга бәйлелек башланып,  уртак тел таба алмый башласаң, ата-аналар каушап калса һәм нишләргә белмәсә психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Психологик ярдәмне балалар поликлиникаларында, мәктәпләрдә, «Диалог», «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә, ышаныч телефоннарына шалтыратып алырга мөмкин. 
 

Бүгенге көндә тормышыбызга ясалма интеллект үтеп керә башлады. Текстларны язып бирә, рәсемен ясый, бөтен мәгълүматны таба... Кыскасы, бездән сорау гына көтеп тора. Кайбер балалар өй эшен эшләгәндә рәхәтләнеп кулланалар. Әмма аның да тискәре яклары бар. Бала үзе фикер йөртми, чишү юлларын тапмый, нейрон элемтәләр формалашмый.  

Смартфоннардан текстлар уку киңәш ителми. Чөнки балалар материалны начаррак үзләштерә. Өй эшләрен эшләгәндә телефон күз алдыннан алып куелырга һәм тавышы сүндерелеп торырга тиеш. Йоклар алдыннан 1-2 сәгать кала телефонны карамаска киңәш ителә. 
Смартфоннарны бүгенге көндә тулысынча тормыштан алып атып булмый. Балаларга да катгый рәвештә тыярга ярамый. Дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев