Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Көненә 10ар чиләк гөмбә сатабыз»

Яңгырларның бер уңай ягы – гөмбәчеләрне шатлык басты. Дым бар, җылысы җитәрлек – гөреҗдә, әтәч гөмбәләре шаулап үсте. Иренмәскә, урманга барып җыярга гына.

Чаллының сәүдә нокталары янында да гөмбә сатучылар шактый. ЗЯБ бистәсенең Бумажниклар тукталышы буенда апалар-әбиләр нәрсә генә сатмыйлар: кайбер уңганнары помидор-кыярларны тозлап та алып килгәннәр. Гөмбә дигәннән, аеруча әтәч гөмбәсе (лисички) һәм баллы гөмбә (опята) сатучылар күп иде. Биш литрлы чиләкнең бәясе – 500-800 сум. 

Илира Кашапова Чаллыда яши, гөмбәне һәр ел саен Боровецк урманыннан җыя икән. 

– Гөмбә быел җыйган кешегә – чалгы белән чабарлык. Ә былтыр менә булмады, күп җирдән карап йөрдек – тик елы туры килмәде. Һәрбер гөмбәнең үз вакыты, үз урыны бар. Күп еллар гөмбә җыю белән шөгыльләнгәч, боларны яхшы беләбез инде. Әти-әнием дә, русча әйткәндә, «заядлый грибниклар». Алар гөмбәне дөрес итеп җыярга, аны танырга өйрәттеләр дә инде. Без һәр елны гөмбәгә бергә барабыз, шуннан үзебезгә ямь һәм тәм алабыз. Сатып та җибәрә алсак – икеләтә рәхәт. Аллаһка шөкер дим, озак басып тормыйбыз. Даими алучыларыбыз да бар – әле яңа гына килеп, 10 чиләк гөмбәмне алып киттеләр! Ул ханым җыя белми, танымыйм ди, ә урман ризыгын бик ярата, шуңа һәр елны бездән ала. Әле усак гөмбәсе (подосиновик), каен гөмбәсе (подберезовик), җирән гөмбә (рыжик), ак гөмбә (белый гриб), майлы гөмбә (маслята), гөреҗдә (грузди) җыясыбыз бар, – дип сөйләде Илира ханым. 

Шәһәрдәшебез шикле гөмбәгә бөтенләй кагылмаска киңәш итә. 

– Без үзебез белгән җирдән, кат-кат карап кына җыябыз. Тозлаган гөмбәмнән агуланмаячакларына да ышанам. Ни өчен дигәндә, бөтен шартын туры китереп эшкәртәм. Сыйланганда әйтә торган иң мөһим сүзем: «Банканы ачкач, күрмәгәндәй, барысын да берьюлы ашап бетерәсе түгел». Башлаган банкада гөмбә калса, өстенә сыек май агызыгыз. Тик икенче көнгә ашап бетерегез, гөмбәне 1-2 көннән артык тотарга ярамый. Шуңа күрә без әни белән бары кечкенә банкаларда гына тозлыйбыз, – ди Илира Кашапова. 

Гөмбә ашагач, хәл китсә яисә күңел болганса, нишләргә? Агулануның беренче билгеләре нинди? Бу сорауларны 5нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире, табиб-гастроэнтеролог Юлия Афанасьевага бирдек.

– Гөмбә ашагач, тәүлек дәвамында үзеңнең гомуми халәтеңне тикшереп торырга кирәк. Хәлсезлек, баш әйләнү, күңел болгану, эч китү кебек симптомнар, аеруча хәл китеп егылу очраклары, күз күреме начарлану күзәтелсә, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайбер гөмбәләрне ашаганнан соң кешедә хәтта галлюцинацияләр дә булырга мөмкин. 

Беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә соң? Әйтеп үтелгән билгеләр күзәтелү белән күп итеп су эчәргә (газлы түгел), сорбентлар – энтеросгель, полисорб, активлаштырылган күмер кабып куярга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш ашаудан тыелып торырга киңәш итәм, чөнки алар ашказаны-эчәк трактында ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Гөмбә ашаучының хәле начарлана барса, ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди табиб. 

Моннан тыш табиб Юлия Сергеевна урманнан җыеп кайткан гөмбәләрне яхшы итеп сортларга аерырга, начарларын, кортлый башлаганнарын ташларга, аннары озак итеп кайнатырга киңәш итә. Шуннан соң аларны тозларга һәм маринадлап куярга кирәк, чөнки термик эшкәртү үткәргәннән соң гөмбәләрне озак сакларга ярамый.

Авырлы хатын-кызларга, балаларга, ашказаны белән бәйле проблемалары булган кешеләргә гөмбә ашау тыела, дип билгеләп үтте табиб-гастроэнтеролог Юлия Афанасьева.   

– Яңгыр ява, аның артыннан ук кояш чыга – бу гөмбә җыючылар өчен иң яхшы көннәр. Мин үзем кияүгә чыккач кына гөмбә белән дуслаштым, чөнки элегрәк татар авылларында гөмбә җыю юк иде диярлек... Булса да авылда берничә гаилә генә җыя иде. Гөмбәне җыю аны ашауга караганда да рәхәтрәк. Бар мәшәкатьләреңне онытып, урман шавына төренәсең! Бик күп төрлесен җыймыйм, үзем ныклап белгәннәрен гына. Әйтик, майлы гөмбә (маслята), гөреҗдә (грузди), шампиньоннар, усак гөмбәсе (подосиновик), йөнтәс гөмбәне (волнушка) яратам. Сату өчен җыймыйбыз, аны сатып мәшәкатьләнеп тә йөрмибез, чөнки  гаиләбез ишле.

Быел җир җиләге, мәтрүшкә, чәй үләннәре дә, әйткәнемчә гөмбә дә күп булды, сөенә-сөенә җыйдык. Җир-анага рәхмәтебезне әйтеп, изге теләкләр белән, шатланып ашарга насыйп итсен, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Тукай районы Теләнче-Тамак авылының мәдәният йорты режиссеры Раилә Закирова. 

– Узган атнада гомеремдә беренче тапкыр гөмбә сатып алдым – әтәч гөмбәсе (лисички). Эш буенча Әгерҗе районына командировкага баргач, кызыгып алдым. Тик шунысы бар: үзең җыйганга җитми икән! 

Бу атнада гаилә белән Боровецк урманына бардык. Баллы гөмбә (опята) әле чыгып кына килә, бик вак, безгә калса, күп булырга ошаган. Тагын лисичкилар җыйдык. Безнең якларда да андый гөмбә барын белми идем. Мин аларны каймак белән болгатып, томалап пешерәм. Ә инде кышка әзерләүгә килгәндә аларны чи килеш катырырга ярамаганын беләм. Лисичкины чистартып, турап, коры табага куеп, суы кипкәнче уртача утта тотарга. Суы чыккач, түгәргә. Аннары 20 минутлап ак яки үсемлек маенда кыздырырга. Суытып, савытларга тутырып, боз камерасына куярга. 3-4 ай эчендә ашап бетерергә тырышыгыз. Суын чыгармыйча катырсагыз, гөмбәдән әче тәм киләчәк. Ул тәмне бетерү өчен гөмбәләрне бүлмә температурасында җебетергә, аннары тозлы суда 20 минут кайнатырга, кыздырганда бер чеметем лимон кислотасы салырга кирәк, тураган суган, бераз сарымсак өстәсәгез, тагын да тәмлерәк була. Аллаһка шөкер, агуланган очраклар юк. Нигездә, гөмбәне ирем җыя. Үзебез белгән, таныганнарын гына җыябыз – опята, маслята, грузди, лисички, – дип сөйләде безгә журналист Луиза Сафуанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев