Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Конституция үзгәрешләре өчен тавыш бирү июньгә күчерелергә мөмкин

22 апрельгә билгеләнгән гомумхалык тавыш бирү чарасы җәйгә күчерелергә мөмкин

Русиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү хакында гомумрусия тавыш бирү чарасы 22 апрельдә узмаска мөмкин. Кремльдә аны күчерү турында сөйләшүләр бара дип яза Ведомости. Газета моны Кремльдәге берничә чыганагына таянып хәбәр итә.

Тавыш бирү көнен коронавирус куркынычы сәбәпле күчерергә мөмкиннәр. Яңа дата әлегә билгеле түгел, аның июнь аенда булу ихтималлыгы фаразлана. Тавыш бирүне күчерү якын көннәрдә игълан ителергә мөмкин диелә.

Тавыш бирүнең яңа датасы мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көннәре белән дә бәйле, чөнки сайлау урыннары гадәттә мәктәпләрдә урнашкан. Бердәм дәүләт имтиханнары быел 25 майдан 29 июньгә кадәр уза.

Тавыш бирүне 8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көне белән кушарга җыенмыйлар дип яза газета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституция