Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Контракт буенча хәрби хезмәткә бар кешене дә алмаячаклар

Оборона министрлыгы яңа приказ чыгарды.

24 сентябрьда РФ Оборона Министры Сергей Шойгуның приказы чыкты. Ул мобилизация, хәрби хәл һәм сугыш вакытында илнең Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү белән бәйле. Дөресрәге, анда хәрби хезмәткә нинди авырулар белән алмаячаклары турында язылган. Исемлектә 26 авыру. Анда ВИЧ, B һәм C гепатиты, туберкулез, 1нче типтагы шикәр авыруы, психик авырулар, эпилепсия, бронхиаль астма, 2нче стадиядәге гипертония авыруы, сулыш органнары, күрү белән проблемалар, психоактив матдәләр кулланудан психик тайпылышлар һәм тәртип бозулар һ.б. бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев