Контракт буенча хәрби хезмәтнең өстенлекләре бармы?
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты чаллылыларга контракт буенча хәрби хезмәт шартлары турында аңлата.
Контракт буенча Россия Федерациясе кораллы көчләре сафларында хезмәт итү - тулы социаль тәэмин ителеш, лаеклы хезмәт хакы, РФ Кораллы Көчләре сафларында карьера үсеше һәм иртә пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә.
Хәрби хезмәткәрнең акчасы бирелгән исемгә, хәрби вазыйфага бәйле айлык окладтан һәм шәхси казанышлары өчен айлык һәм башка өстәмә түләүләрдән тора. Киләчәктә ул вазыйфага, бирелгән исемгә, хәрби хезмәтнең гомуми күләменә, үтәлә торган бурычларны, шулай ук хәрби хезмәт үтү шартларын (район яки җирле) һәм тәртибен исәпкә алып арттырыла.
Акчалата өстәмә түләүне төрле юллар белән алырга була. Беренче чиратта физик әзерлек дәрәҗәсе хисабына. Билгеләнгән нормативларны тапшырырга һәм тиешле өстәмә (вазыйфаи окладның 100%ына кадәр) хәрби хезмәткә кергәннән соң ук алырга мөмкин. Парашют белән сикерүнең еллык нормасын үтәгән өчен хезмәт хакы 50%ка, хәрби-Диңгез Флоты корабльләрендә хезмәт иткән өчен 120%ка артачак.
Шулай ук хәрби машиналар экипажлары составына керүче машина йөртүчеләргә һәм хәрби хезмәткәрләргә 70%ка кадәр төрле өстәмә түләү каралган. Аерым өстәмәләр махсус бурычларны үтәүче бүлекчәләрдә хәрби хезмәт үткән өчен каралган.
Климатик яки экологик шартлар начар булган районнарда контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә район коэффициенты билгеләнә, шуннан чыгып өстәмә түләү исәпләнә. Хәрби хезмәткәрләргә түләүсез туклану, төп ялны үткәрү урынына түләүсез йөрү, торак өчен ташламалар тәкъдим ителә. Мәсәлән, өч ел контракт буенча РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткач, тупланма ипотека системасында катнашырга мөмкин. Мондый күләмдә ташламалар һәр дәүләт хезмәткәренә дә тәкъдим ителми, бу да хәрби хезмәтнең үзенчәлеге булып тора.
Хәрби хезмәткәрләрнең егерме елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар, ә хезмәт иткән еллар өч елга бер көн булып исәпләнгән районнарда хәрби хезмәт үтсә, хезмәт итә башлаганнан җиде елдан соң лаеклы ялга чыгарга да мөмкин.
Барлык сораулар буенча яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка яки контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев