Узган ялларда Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды.
Республика ярышларында йөзләгән спортчы катнашты. Шунысы бар – турнирда җиңгән көрәшчеләр Россия чемпионатында бил алышачак, дип хәбәр итә татарча көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин.
Чаллы көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясады. Командалар арасында безнең команда – икенче урында (461 очко). Бердә – Лаеш (462 очко), өчтә – Чистай көрәшчеләре (433, 5 очко).

Шәхси беренчелектә призлы урыннарны яулаучылар Россия чемпионатына барачак. Беренче урынны Азат Габдрәшитов (90 кг) һәм Рәнис Гыйләҗетдинов (130+ кг) яуладылар.
Икенче урында – Ришат Исхаков (60 кг авырлыкта), Рөстәм Сәлахов (90 кг).
Өченче урында Айназ Тимеров (70 кг), Ринат Мингалиев (80 кг), Роберт Шакиров (90 кг), Илнур Кариев (100 кг) калдылар.
Нет комментариев